Чара быел «Кашкадан» мәдәният һәм ял паркында узачак. Традициягә әверелгән бәйрәм Русиядә Гаилә елына һәм Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышланган һәм хәзер «Сөт иле - бал башкаласы!» дип атала.
Мондый атама очраклы гына сайланмаган. Фестиваль кысаларында беренче тапкыр республика бал һәм бал продукциясе җитештерүчеләре җыелачак. Чара кысаларында кунаклар өчен төрле интерактив мәйданчыклар һәм осталык дәресләре оештырылачак.
Узган еллардагы кебек үк, «Сөт иле» кунакларын сәламләү стаканы көтә. Исегезгә төшерәбез, узган елда фестивальгә 62 мең кеше килгән, 12 тоннадан артык сөт эчелгән.
Быелгы фестивальдә республиканың 40лап сөт продукциясе җитештерүчесе катнашачак. Кунаклар өчен гадәти булган фермерлар базары, сыр кибете, гастрономия зонасы эшләячәк. Моннан тыш, чәй яратучылар урамдагы Грибушино чәй фестивалендә эчемлекне татып карый алачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачулар, интерактивлар, төрле фотозоналар, осталык дәресләре планлаштырылган, кичке күңел ачу программасы каралган.
Фото: pravitelstvorb.ru