+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь , 11:11

“Алдашсам, колагым кызара башлый...”

Хезмәт ветераны Фәрит Искәндәров Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 50 шигырен яттан белә

“Алдашсам, колагым кызара башлый...”
“Алдашсам, колагым кызара башлый...”
Безнең Стәрлебаш районында бик күп талантлы кешеләр яши. Алар мәдәният һәм сәнгатьтә генә түгел, барлык өлкәләрдә дә бар. Күпләр үзләренең чагу сәләтен күрсәтми дә. Алар — бакчачылар, умартачылар, кул эшләре осталары, кәсепчеләр... Мин аларның берсе турында язарга телим. Без аның белән Стәрлебаш районы татарлары конгрессы җыелышларында очрашабыз.

Фәрит Искәндәров — хезмәт, аграр тармак ветераны, Ленин исемендәге колхозда, районның Авыл хуҗалыгы идарәсендә, районның Эшкуарлар һәм фермерлар ассоциациясендә башкарма директор булып эшләгән, ә соңгы 10 елда “БлагоДать” кредит-кулланучылар кооперативының Стәрлебаш учас­тогы идарәчесе вазыйфасын башкара. Бүген ул “Кызыл таң”да
кунакта.

Нәкъ менә өлкәннәр белән аралашканда әдәплелеккә, кабинетка читләр кергәндә аларны аягүрә басып каршы алырга һәм озатып куярга, килүчене ахыргача тыңларга һәм шуннан соң гына мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерергә, эшкә ярты сәгатькә иртәрәк килергә һәм шулай ук соңрак китәргә өйрәнә ул.

– Фәрит абый, Сезнең кебек кешеләрне кояшның якты ягында яши, диләр. Сезнең Габдулла Тукай, Әнгам Атнабаев, Туфан Миңнуллин, Зәйнәп Биишева, Мәҗит Гафури әсәрләрен аеруча үз итүегезне дә беләбез. Әнгам Атнабаевның 50 шигырен яттан сөйли алуыгыз сокландыра! Әдәбиятка мондый сөю каян килә?

– Икенче сыйныфта укытучыбыз Рәйсә Ибраһимова “Төш күргәндә” шигырен ятларга биргән иде. Әйткәндәй, 60 елдан артык вакыт узса да, мин бу шигырьне бүген дә яттан сөйли алам. Икенче дәрестә кулымны күтәреп, илһамланып, шул шигырьне сөйләдем. Укытучы: “Утыр, алты!” – диде. Менә шул вакыттан бирле мин әдәбият белән мавыктым. Үземә шигърияттән бөтенләй ерак һөнәр сайласам да, шигырьләр – минем мәңгелек мәхәббәтем! Укытучының мондый билге куюы мине ничек югары күтәргәнен белсәң иде!

Ә тәртипкә безне, малайларны, мәктәп директоры Вәрис Батталов өйрәтте. Хәтерлим, җиденче сыйныфта укыйбыз, ә без, малайлар, һәрвакыт шаянлыкка тартыла идек. Мәсәлән, мәктәп бакчасына чыгабыз да чәчәкләр өстендә утырган төклетураларны тотабыз. Аларны гәзит кисәгенә төрәбез дә, шым гына кызлар янына килеп, колак төпләрендә төклетура бызылдавына ирек бирәбез! Кызлар, куркып, бездән кача, ә без – алар артыннан! Алар куркудан егыла, ә безгә көлке!

Бервакыт, гәзит кисәге тотып, чәчәк янында басып торам. Төклетура тотарга җыенган гына идем, кинәт югары күтәрелә башладым – директор колагымнан эләктереп алган икән! Аны бер генә секундка да җибәрмичә, без аның кабинетына барып кердек һәм 10 минут дәвамында ул миңа чәчәк түтәлләрен таптарга, бөҗәкләрне газапларга, кызларны кимсетергә һәм рәнҗетергә ярамавы турында нотык укыды. Ул көннән соң 55 ел үтте, ләкин мин ниндидер начар гамәл эшләргә уйлаганчы уң колагым яна башлый! Монда инде начар булып кара, югарыдан директор күзәтә!
– Гаиләгез турында да сөйләп үтегез әле!

– 40 ел элек тормышымны Стәрлебаш чибәре Әлфия ханым белән бәйләдем. Әлфиянең өйләнешкәндә дүрт яшьлек улы Камил бар иде, аны бөтен йөрәгем белән яраттым. Тагын ике кызыбыз туды. Шулай итеп, күпбалалы гаилә булып киттек. Бүген 6 оныгыбызны яратып туя алмыйбыз.
– Улыгызның махсус хәрби операциядә катнашуы горурлык өстиме?

– Әлбәттә, улым Камил инде ике ел махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклый. Һәр көн аның һәм башка солдатларның иминлеге өчен дога кылабыз. Һәрбер сугышчы – кемнеңдер газиз баласы бит! Тизрәк бу махсус хәрби операция тәмамлансын һәм безнең балалар Җиңү белән кайтсын иде! Әйе, бу көнне барыбыз да көтәбез һәм халкыбызның Җиңүенә ышанабыз! Күптән көтелгән Җиңүне үз хезмәте белән якынайткан һәркемгә түбәнчелек белән баш иябез!

– Сезгә 11 яшь булганда әтиегез вафат булган...

– Әйе, мине ике хатын-кыз тәрбияләп үстерде: әнием Мәрзия (әйткәндәй, ул – Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның сыйныфташы!) һәм картәнием Хәтирә. Әнинең балаларны дөрес тәрбияләүдә йогынтысы бик көчле булды. “Беркайчан да күршеләреңә начарлык эшләмә! Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәт ит! Укытучыларыңны, мәктәп директорын беркайчан да онытма, алар сиңа белем нуры бүләк иткән! Колхоз рәисе Шакирҗан Камалетдиновка каршы килә күрмә, ул сине эш тәртибенә өйрәтә!” дигән үгет-нәсыйхәтләрен әле дә онытмыйм. Һәр нәрсәдә зирәк акыллы әниемне тыңладым.

– Фәрит абый, Сез районның танылган шәхесләре белән эшләгәнсез, ә кайсысы Сезнең өчен кумир булды?

– Югарыда санап үтелгән кешеләрнең барысы да минем өчен үрнәк булды. Мин аларны чын күңелдән хөрмәт иттем. Алар – районыбызның тарихын язучылар. Тормыш эшчәнлеге сокландыра торган тагын бер кеше бар. Бу – Минтимер Шәймиев. Мин аның тормышка карата тезисларын өйрәндем һәм аның киңәшләрен тулысынча кабул итәм. Теләсә кайсы кеше өчен иң мөһиме – тормыш юлында яхшы кешеләр очрату, иң яхшысы булу!

– Шәхси архивыгызда кызыклы язмалар саклануы турында ишеткән идем...

– Мин Куганакбаш авылындагы сугыш һәм тыл ветераннары тормышы турында сәгатьләр буе сөйли алам. Күп беләм. Ә менә Марат Ишмияровка авылыбыз турында китап бастырганы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Бездә һәр гаилә үз ата-бабаларын 12нче буынга кадәр белә. Бу – Марат Ишмияровның бәяләп бетергесез хезмәте!

Минем архивта фронттан унлап хат саклана. Үзләренә бик авыр булса да, сугышчыларыбыз тылдагыларга сәламәтлек теләү һәм хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре язылган уңай хатлар гына җибәргән. “Ешрак языгыз, өйдән килгән хатлар безне җылыта һәм батырлыкка илһамландыра”, – дип үтенә алар. Хатларда сугышчылар маршал Жуков һөҗүме стратегиясе һәм Башкомандующий Иосиф Сталин боерыклары турында сокланып яза.

– Сугыш сезнең гаиләдә нинди эз калдырды?

– Минем Галләметдин картәти белән Хәтирә картәнинең 9 баласы булган. Аларның дүртесе фронтка киткән, өчесе исән-сау әйләнеп кайткан, ә Хәмит абзый сугыш кырында ятып калган. Картәти үзе Свердловск өлкәсендә хезмәт армиясендә эшләгәндә вафат булган. Хәтирә картәни кечкенә биш баласы белән тылда көч-хәл белән исән калган. Авыл хатынында үз балаларын исән калдыру һәм кырларда эшләп, фронтка ярдәм итү өчен нинди рух көче булырга тиешлеген күз алдына да китереп булмый! Әйе, ул елларда Җиңүне нәкъ менә шундый әниләр якынайткан!

– Сезне бүгенге яшәешебездә нәрсәләр борчый?

– Туган телләр мәсьәләсе борчый. Үз туган телләрендә, башкорт, татар телендә сөйләшүче балалар кими. Тарихны аз өйрәнәләр... Шулай да туган телебез дә, халкыбызның бөек тарихы да онытылмас дип ышанам. Моның дәлиле – безнең егетләрнең махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы, ә алар безгә туган телләрендә нинди җырлар яза! Барлык нәрсәгә сөю ана сөте аша күчә, шулай булгач, әниләребезгә дан җырларга тиешбез.
Тагы да шул: өлкән буын арасында иле, халкы язмышы өчен борчылып, башкаларга яшәү дәрте өстәп гомер кичерүче аксакалларыбыз яшьләргә төпле тәрбия бирүдә актив катнашырга тиеш. Бу буыннар күчәкилүчәнлеген тәэмин итәчәк, тормыш чылбырының өзелүенә юл куймаячак!

Зөлфия ГЫЙЗЗЕТДИНОВА әңгәмәләште.
Стәрлебаш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: