+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь , 12:49

"Башкача ир-егетләргә әйләнеп тә карамадым..."

"Бер кияүгә чыгып карадым инде. Булды..."

"Башкача ир-егетләргә әйләнеп тә карамадым..."
"Башкача ир-егетләргә әйләнеп тә карамадым..."

"Монда язганнарны укыдым, укыдым да тагын бер укып куйдым, дигәндәй булды бу.

Кеше кияүгә чыга, дип, мин дә соң булса да чыктым. Бик уңышлы булмады. Белеме дә, торырга урыны да юк иде. Ә теле белән кулы бик озын иде. Кулыннан бернәрсә дә килми. Мин эшләдем, гел мактаулы булдым, шуны күрә белмәде. Бик рәнҗетә иде. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде, 9 ел яшәдем, бер балабыз булды. Ул 9 ел миңа 99 ел кебек булды. Үземә кул салыр чакларым булды. Тагын Аллаһы Тәгалә кушуы буенча булгандыр инде.
Үзен, балыкка баргач, иптәшләре суга батырып үтерде. Тагын да Аллаһы Тәгаләм мине яклап, "бу бала җәфаланмасын" дигәндер дип уйлыйм.

Инде бик күп еллар үтте.
Фатир минеке иде, үземнең фатирымнан куып чыгарган чаклары булды. Чыгасың инде, үтергәнче кыйналасы килми бит. Менә шушы хәлләрдән соң ир дигән затларга әйләнеп карыйсым да килмәде.

Төрле кеше төрлечә уйлар. Минем Аллаһы Тәгаләм алдында намусым чиста, йөзем ак, дияр идем. Беркем алдында да акланасым килми. Хәзер хатыннар ирләргә караганда да күпкә уңганрак. Молодцы, булдыралар. Хәзер беркем дә ач түгел, халык әйтеме бар: "Ач тамагым, тыныч колагым". Теләсә кем белән яшәгәнче ялгыз булу күпкә яхшырак дигән фикердәмен..."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: