+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 октябрь 2024, 08:30

“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм”

Кичә Борай районында танылган шагыйрә, язучы, журналист, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы Рафига Усманованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дигән иҗат кичәсе узды.

“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм”“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм”
“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм”


Чараны Борай районы хакимияте оештырды. Юбилярны котларга якташлары, район хакимияте, иҗатташ дуслары, якыннары килгән иде. Җыр-моң, шигырьләргә үрелеп барган тамашада котлаулар бихисап булып, юбиляр чәчәк гөлләмәләренә күмелде. Һәр чыгыш ясаучы шагыйрә, язучы, журналист Рафига Усманованың татар милләте өчен фидакарь хезмәтен ассызыклады.

Моңа өстәп, ул иҗтимагый эшләрдә дә актив тормыш алып бара. Озак еллар Башкортстанның "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын үтәде. Бу эшчәнлегендә дә татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыруда күп көч салган шәхес ул. Кичәдә Рафига Усманованың сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, шигырьләре укылды һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Кичәдә Татарстаннан килгән мәртәбәле кунаклар да бар иде. Юбилярны котларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов килгәннәр иде.

Уфа шәһәреннән "Кызыл таң" гәзите хезмәткәре З. Исламова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете мәхәлләсенең Мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов рәсми кунаклар арасында булды.

Үз чыгышында Марс Тукаев, Башкортстан татарларының милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән өлешен югары бәяләп, Рафига Усмановага Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Элекке хезмәттәшебезне югары бүләкләре белән ихлас котлыйбыз!

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас