Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге төрле темаларга 8438 мөрәҗәгать теркәгән. Бу, үткән атнадагыга караганда, 1323кә күбрәк.
Күпчелек язмалар торак-коммуналь хуҗалык темасына –─ 3591. Узган атнадагы белән чагыштырганда, алар саны 88 процентка арткан. Салкынайту сәбәпле, республика халкы җылыту сыйфатына, салкын һәм кайнар су булмауга зарланган, шулай ук, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча сораулар юллаган.
Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында юллар темасы ─– 1088 шәрех. Иң күп хәбәрләр юлларны төзекләндерү һәм төзү буенча. Чокырларга, яктылык булмауга, тротуарларны төзекләндерүгә кагылышлы хәбәрләр күп килгән.Төзекләндерү өченче урында – 942 мөрәҗәгать. Халык еш кына иҗтимагый киңлекләрне һәм ихата территорияләрен төзекләндерүне сораган.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Стәрлетамакта Октябрь проспекты, 89 адресы буенча люк янындагы асфальтны тергезгәннәр. Люк ватылу турындагы хәбәрне урындагы кеше социаль челтәрләрдә язган. Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системасы аны теркәгән, Стәрлетамак шәһәре хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Икенче көнне үк юлны ремонтлаган подрядчы оешма яңгыр сулары люгын алмаштырган һәм аның янындагы асфальтны тергезгән. Мөрәҗәгать язган стәрлетамаклы соңыннан аларга рәхмәт белдергән.
Кушнаренко авылының Андреевка бистәсендә мәктәп автобусы өчен тукталыш булдырганнар. Старт урамында тукталыш павильоны кую үтенечен урындагы кеше социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров посты астында былтыр ноябрьдә төбәк Башлыгының “туры линия”се алдыннан бастырган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы теркәгән. Район хакимияте мөрәҗәгатьне тикшергән: яңа, үсешә торган бистәгә мәктәп автобусы өчен тукталышның, чыннан да, кирәк булуы ачыкланган. Кушнаренко белгечләре Старт урамында яңа тукталыш павильоны урнаштырган. Бу инде Андреевка бистәсендә мәктәп автобусы өчен өченче тукталыш.
Стәрлетамакның Ходайбирдин урамы, 74 адресы буенча лифт ремонтланган. Аның эшләмәве турында йортта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Лифтны вандаллар ватуы ачыкланган: алар ишекләрне һәм кабина бусагасын җимергән. Шулай ук, белгечләр ишекләрне ачу механизмының төзек булмавын теркәгән.
1 октябрьдә әлеге йортта лифт эшли башлаган.
Октябрьский шәһәренең 21нче бистәсендә балалар мәйданчыгында уен элементлары ремонтланган. Аларның ватылуы турында бер ханым хәбәр иткән. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. 30 сентябрьдә Октябрьский шәһәренең “Торак идарәсе” хезмәткәрләре балалар мәйданчыгының уен элементларын ремонтлаган.
Бөредә Фрунзе урамындагы 67нче йортта яшәүчеләр үтенече буенча авария хәлендәге агач киселгән. Ул электр чыбыклары өстендә асылынып торган һәм теләсә кайсы вакытта аларга зыян китерә алган. Халыкның мөрәҗәгатен, шулай ук, Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Проблеманы Бөре районы хакимияте һәм Шәһәрне төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре хәл иткән.
Гафури районының Красноусол авылында берьюлы берничә урамда яктырту җайланмалары урнаштырылган. Аларда фонарьлар янмавы турында халык социаль челтәрләрдә язган. Гафури районы хакимияте барлык инцидентларны эшкә алган. Красноусол авыл Советы хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә проблеманы хәл иткәннәр: урамнарда яктырту тергезелгән, лампалар алмаштырылган.