+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь , 11:35

Һәрберегез – республика горурлыгы!

Тәтешле районында яшәүче Шәйсолтановларның гомум стажы 370 елдан артып китә.

Һәрберегез – республика горурлыгы!
Һәрберегез – республика горурлыгы!

 

“Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре” республика конкурсы быел өченче тапкыр үткәрелде. Бу вакыт эчендә анда республиканың 240тан артык хезмәт династиясе катнашты. Конкурс гаиләләрдә хезмәт традицияләрен саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән.

Башкортстан Башлыгы әлеге конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны шәхсән үзе бүләкли. Быел анда 10 тармактан 73 команда катнашты. Җиңүчеләрне өч номинация буенча билгеләделәр: “Нәтиҗәле хезмәт өчен”, “Буыннар бәйләнеше өчен”, “Иң өлкән династия”.
 
Шул бәхетлеләрнең берсе – Тәтешле районының Иске Калмияр авылыннан Шәйсолтановлар гаиләсе. Алар “Иң өлкән династия” номинациясендә 1нче урынны яулады. Шәйсолтановлар 80 елдан артык Калмияр авылында эшләгән һәм эшләвен дәвам итә. Династия әгъзаларының гомум хезмәт стажы 370 елдан артык тәшкил итә.
“Күп дистә еллар дәвамында Шәйсолтановлар хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәтнең ачык үрнәге булып тора, алар “Агро-Танып” авыл хуҗалыгы-җитештерү предприятиесенең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ата-ана тәҗрибәсен мирас итеп алу, эшләгән коллективта хөрмәт казану, башкаларны, үзеңне, ата-анаңны хөрмәт итү – бу династиядә буыннан-буынга тапшырыла торган принцип. Гаиләнең өч буынының бөтен хезмәт эшчәнлеге — туган колхозы, аннары “Танып” кооперативы, ә хәзер “Агро-Танып” хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Алар Калмияр җирендә инде 80 елдан артык эшли. Җиргә мәхәббәт, кече Ватаныңа тугрылык, үз тамырларыңны ярату – бу искиткеч гаилә әгъзаларын әнә шундый сыйфатлар аерып тора”, – дип яза алар турында Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
 
Династиягә нигез салучы Сафи Шәйсолтан улы үсмер вакытыннан үк колхозда өлкәннәргә ярдәм иткән. Гади авыл хуҗалыгы хезмәткәреннән алып җитәкчегә кадәр озын юл үтеп, 43 ел дәвамында туган җиренә тугры хезмәт иткән. Егерме елга якын ферма мөдире булган. Аның хатыны Шәйдә Муллаяр кызы да авыл хуҗалыгында тир түккән. Гади колхозчы хатынның хезмәт стажы – 34 ел.
 
Кызганычка каршы, Сафи белән Шәйдә дә, аларның туган җирләрендә хезмәт салган дүрт уллары да исән түгел инде. Бүген Шәйсолтановларның иң өлкән вәкиле – аларның олы кызы Галия Сафи кызы. Ул да бәхетне читтән эзләмәгән. Бухгалтерлыкка укып, пенсиягә чыкканчы белгечлеге буенча шушында эшләгән. Аның ире Сәлимҗан Шәрифҗанов колхозга 41 ел һәм 10 ай хезмәт гомерен биргән. Башта тракторчы, машина йөртүче булган, бригадир итеп билгеләнгән, аннары баш инженер булып хезмәт салган. Аның уңышлы эшчәнлеге “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” билгесе белән югары бәяләнгән.
 
Әтисенең эшен Фәнүс Сафи улы дәвам итә. Ул хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгында тракторчы, аннары техника буенча ярдәмче булып башлап, ферма мөдиренә кадәр күтәрелә. “Хезмәттә уңышлары өчен” медале, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Фермада 31 елдан артык сыер савучы булып эшләгән хатыны Римма Сәмиулла кызы да Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына ия.
 
Фәрит Сафи улы – Шәйсолтановларның бишенче баласы. Ул 11 ел колхозда тракторчы булып эшләгән, ләкин, кызганычка каршы, бик иртә вафат булган. Аның хатыны Юлия Владимировна да авыл хуҗалыгында гади колхозчы булып тир түккән.
 
Хезмәт династиясенә нигез салучының кече улы Юрий Сафи улы эретеп ябыштыручы һәм кранчы булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы кооперативында 22 ел хезмәт салган. Юрийның хатыны Тамара Туктамыш кызы сыер савучы һәм терлекче булган.
 
Династияне бүген Сафи белән Шәйдәнең оныклары дәвам итә. Станислав Фәнүс улы 11 елдан артык хуҗалыкта шофер булып хезмәт сала, ә аның абыйсы Вячеслав 16 ел авыл хуҗалыгында: башта ветфельдшер һөнәрен башкара, аннары, әтисе һәм бабасы кебек, ферма белән җитәкчелек итә. Вячеславның хатыны Вилия Васильевна 10 елдан артык “Агро-Танып” кооперативында баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшли.
 
Сафи Шәйсолтан улының оныгы Инна Фәнүс кызы да, хезмәт династиясенең данлы традицияләрен дәвам итеп, туган җирендә хезмәт куя. 12 елдан артык ул “Агро-Танып” хуҗалыгында баш бухгалтер булып эшли. Аның хуҗалык һәм район файдасына тырыш хезмәте Башкортстан Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бәяләнгән.
Шәйсолтановлар династиясенең иң яшь вәкиле Алексей Юрьевич “Агро-Танып”та 2010 елдан бирле эшли. Ул – механизатор. Быелгы Сабантуйда агросәнәгать комплексы системасындагы намуслы хезмәте өчен аны Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр. “Безнең өчен Шәйсолтановлар династиясенең барлык әгъзаларының 370 еллык хезмәт стажы – ниндидер сан гына түгел, бу – безнең байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Картәти белән картәни сугыш чоры балалары, алар ул елларның барлык авырлыкларын, ачлык-ялангачлык, югалтулар кичергән. Алар безне һәр кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә, туган җиргә рәхмәтле булырга өйрәтте”, – ди оныклары.
 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: