+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 октябрь 2024, 11:13

“Салют” чит ил кунакларын да сокландырды

"Русия - спорт державасы" форумында катнашучы Словения кунаклары «Салют» балалар тернәкләндерү комплексының җиһазланышын югары бәяләде.

“Салют” чит ил кунакларын да сокландырды“Салют” чит ил кунакларын да сокландырды
“Салют” чит ил кунакларын да сокландырды

 

Кичә Словениядән халыкара дайвер-инвалидлар ассоциациясе президенты Бранко Равнак «Русия – спорт державасы» форумы программасы кысаларында Уфада «Салют» балалар тернәкләндерү комплексында булды. Аның белән бергә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Русия Инвалидлар спорт берлеге президенты Флүр Нурлыгаянов, шулай ук Санкт-Петербургтан әлеге берлекнең уңайлы мохит мәсьәләләре буенча консультанты Лев Гутман да бар иде.

Комплекс җитәкчесе Милана Скоробогатова үзәкнең барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләде. Ул су белән дәвалау йорты һәм бассейн территориясе буйлап экскурсия уздырды, аның мөмкинлекләре, техник характеристикалары турында сөйләде, үз планнары белән уртаклашты. Яңа «Салют»ның проект куәте көненә 150 баланы тернәкләндерүгә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Стационар ноябрь уртасында эшли башлаячак.

«Монда балалар көлүе яңгырарга тиеш, мин үзәк белгечләренең безнең нәниләребез өчен ышанычлы юлдаш булуын, аларга ярдәм итә алырлык һәм безнең балаларны уңышлы һәм көчле итәрлек урын барлыкка килүен телим», - диде Милана Скоробогатова.

Бранко Равнак, үз чиратында, инвалидларны су астына, гравитациясез киңлеккә чумдыруның 15 еллык тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм мондый шөгыльләрнең тернәкләндерү эффекты турында сөйләде. Уфада терапевтик дайвинг буенча инвалид балалар белән күнегүләр үткәрергә әзер белгеч булса, үз тәҗрибәсе, белемнәре белән уртаклашырга, бу өлкәдә үз эшләнмәләрен бирергә әзер булуын белдерде.
Ул Русиягә 2007 елдан килүен, Башкортстанда инде икенче тапкыр булуын әйтте, биредә ул Флүр Нурлыгаянов йөзендә ярдәм тапкан.

"Бранко Равнак тәҗрибәсен үзәк эшенә кертү өчен безгә бу методикаларның нәтиҗәлелеген фәнни нигезләү, шулай ук нәтиҗә алган инвалидларның уңышлы кейслары һәм, әлбәттә, бу тернәкләндерү ысулларын бездә эшләтеп җибәрергә әзер булган энтузиастлар кирәк", - диде Милана Скоробогатова.

"Яңа ачылган үзәкнең сынау һәм реабилитацияләүнең яңа методикаларын кертү өчен мөмкинлекләре бар. Моның өчен, әлбәттә, беренче чиратта белгечләр әзерләү кирәк. Икенче чиратта, бу методикаларның төбәктә эшләтеп җибәрелүе белән кызыксынган иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне җайга салу мөһим. Мәсәлән, Халыкара дайвер-инвалидлар ассоциациясе тәҗрибәсе бу методикаларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше тормышына файда китерүен һәм яңа сыйфат бирүен күрсәтте", - дип билгеләп үтте Флүр Нурлыгаянов.

Ул безнең төбәккә чит ил инструкторының килүен оештырган һәм үзенең дә Бранко Равнак җитәкчелегендә дайвинг тәҗрибәсе бар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас