+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь , 12:25

Саргайган күлмәк

Әти-әнием мине яратмый, дип яшәгән кызлары никадәр ялгышуын үзе олыгайгач кына аңлаган...

Саргайган күлмәк
Саргайган күлмәк


Хәзер шундый мода китте: тормыштагы барлык уңышсызлыклар өчен дә әти белән әнине гаепләү. Психологлар да шуны сөйли: әни бирмәгән, әни яратмаган, әни гаепле... Ә бит кешегә үзеңдә булганны гына биреп була. Булмаганны каян алып бирәсең?

Наҗияның балачактан иң зур хыялы мәктәп тәмамлаганнан соң авылдан китү дә башкача монда кайтмау иде. Яратмый иде ул мең мәшәкатьле авыл тормышын. Гел эш, эш... Арыганлыклары йөзенә чыккан әтисе белән әнисе... Иртән торасың да бәрәңге чүбенә чыгасың. Аннары печән хәзерләү китә. Болында чебен, кигәвен... Өстәвенә, тын алырлык түгел, эссе. Шундый челләдә көне буена болында печән әйләндереп, күпертеп, шуннан соң аны күбәләп, аннары чүмәләләп кара син! Өстәвенә, кемгәдер ялынып, тракторын табарга кирәк, аннары шушы печәнне арбага төяргә. Өйгә алып кайткач, печәнлеккә мендерергә... Менә шушы эшләрне уйласа, җәйдән тәмам гайрәте чигә Наҗияның.
Шәһәрдә яшәүчеләргә рәхәт, ичмасам. Печән дә хәзерлисе юк, бәрәңге бакчасын утыйсы да. Аларның авылына да җәйге каникулларга шәһәр кызлары кайта. Әй кызыга шуларга Наҗия! Авыл кызларыннан әллә каян аерылып тора алар. Иртә яздан кояш астында эшләүдән йөзләре караеп бетмәгән. Куллары да матур. Авыл кызларыныкы шикелле, чүп утаганда тырнак астына туфрак тулып, яргаланып беткән түгел инде.
Шәһәр кызларының киемнәре дә матур. Сөйләшүләре дә. Аларның татарча урыс акценты белән урыс сүзләрен кушып сөйләшүе шундый ошый Наҗияга! Үзенең дә алар кебек сөйләшергә өйрәнәсе килә дә, булмый. Ул
кыстырган урыс сүзләре бигрәк
ямьсез булып ишетелә. Әнисе ачулана, үзебезчә генә сөйләш әле, ди.
Яратмыйлар Наҗияны әтисе белән әнисе. Һәрхәлдә, кызга шулай тоела. Кочаклаганнары да, үпкәннәре дә юк. Күршеләренә кунакка кайткан шәһәр кызының әнисен озатканын карап торып шаккатты ул. Әни кешенең үз баласын кочаклавын, иркәләвен беренче тапкыр шул вакытта күрде. Аның да кунакка кайткан шәһәр кызлары кебек әнисенә иркәләнәсе килә дә бит. Кая ул! Әнисенең иркәләп утырырлык вакыты да юк инде. Аннары, иркәләүнең ни икәнен дә белми бугай ул. Аның үзен дә иркәләп үстермәгәннәр. Кайчагында Наҗия берәр эшне бик шәп итеп эшләп куйса, кызның башыннан сыйпап, мактап куя. Ә кочакларга, битләреннән үбәргә... Юк-юк, булмаганны! Авылда кем үз баласын кочакласын, кем үпсен?!
Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлады да ун белән унбергә барып тормаска булды Наҗия. Аңа тизрәк шәһәргә китәргә, авылдан котылырга кирәк иде. Күршеләренә кайтып йөри торган апа аны үзе белән шәһәргә алып китте. Штукатурчы-буяучылар әзерли торган училищега урнаштырып, тулай торакка кадәр озатып куйды. Шулай итеп, Наҗияның да хыялы тормышка ашты – ул шәһәр кешесенә әйләнде.
Авылда яшәгәндә генә шәһәр тормышы бик мавыктыргыч тоелган икән. Монда да ул кадәр бик җайлы түгел икән тормыш. Тулай торактагы тараканнардан, юыну бүлмәсендәге кара күгәректән, сабын күбегеннән лайлаланып торган идәннәрдән җирәнде ул. Усал кызлар белән әрләшә-әрләшә, егерме бүлмәгә бер булган газ плитәсендә аш пешереп ашаулар да мең җәфа иде аның өчен. Бөтен кеше күз алдында кер юып, кер киптерүләр тагын... Менә ул яктан авылда җайлы булган икән. Атнага ике тапкыр мунча ягып керәләр иде. Юган керне чишмәгә алып төшеп чайкыйлар да кояш күзенә элеп киптерәләр. Ап-ак, хуш исле булып кибә. Ә монда юган керең кибә алмыйча бурсып чыга.
Шулай да авырлыкларга түзде Наҗия. Бәхетенә, училищеда озак укыйсы булмады, ярты ел гына укыттылар да эшкә билгеләделәр. Һай, ул эшнең авырлыгы! Измә тутырылган 15 литрлы чиләкне күтәреп, әллә ничәнче катка менәргә кирәк. Әле тапшырылмаган йортларда лифтлар эшләми. Үзләре бизәгән фатирларга карап, үзәкләре өзелә Наҗияның. Көне буе кемнәргәдер буласы фатирларны бизи-бизи дә кичкә тараканлы тулай торагына кайтып ава.
Шул китүдән авылга әллә ни кайтып йөрмәде кыз. Эше дә авыр, арый да. Аннары, юлы да уңайлы түгел. Кайтып та, ул бер көндә нәрсә генә эшләсен?! Әтисе белән әнисе янында әле тагын эне-сеңелләре бар. Кайчагында авылдан әнисе хат язгалый. Килгән хатларны вахтада өстәл өстенә таратып салалар. Әнисе мәктәптә җиде генә сыйныф укыган, язуы да матур түгел. Өстәвенә, хаталы. Әнисеннән килгән хатны кулына алырга оялып үлә Наҗия...
Аннары үзе шикелле авылдан шәһәргә килеп эшләүче бер егеткә кияүгә чыкты. Башта — кызы, аннары улы туды. Яшь гаилә тулай торактан малосемейкага күченде. Әти-әнисе янына бик сирәк кайтылды. Энекәше өйләнеп, төп нигездә төпләнгәч, Наҗияның ярдәменә ихтыяҗлары да юк иде. Кайтсалар, шул Сабантуйга бер кайттылар. Балаларының да авыл дип исләре китмәде...
Шулай яшәделәр. Көннәрдән бер көнне Наҗия авылдан телеграмма алды. “Папа умер” диелгән иде анда. Наҗия ире белән юлга кузгалды. Авылда булмаганына инде шактый иде. Балачакта иркен булып тоелган урамнар тарайган, капкалар тәбәнәкләнгән. Әнисе дә картайган, гәүдәсе дә балаларныкы кебек кенә булып калган. Әнисенә карап, үз гомерендә беренче тапкыр үзәге өзелде Наҗияның. Барып кочаклыйсы килде. Ләкин кочакларга оялды. Аларда кочаклашу гадәте юк иде шул.
Кич буе озак итеп сөйләшеп утырдылар. Монысы да үз гомерләрендә беренче тапкыр иде. Моңарчы алай ачылып сөй­ләшкәннәрен Наҗия хәтерләми. Әнисе аңа үзенең бала чакларын сөйләде. Кызының да бала вакытларын, шуклыкларын исенә төшерде. Боларны тыңлаганда Наҗияның тамагына төер тыгылды, күзләре яшьләнде. Юк, балачагын сагынудан түгел, үзе турында әнисе авызыннан шундый җылы сүзләр, шундый ярату ишетеп тулды аның күңеле. Ул моңарчы әнисенең үзен яратуын бер дә тоймады. Бала вакыттан ук “мине яратмыйлар”, дигән уй җанына берегеп калган иде. Менә хәзер ул әнисенең үзен бик тә яратуын тойды. Яраткан ул, яратуын баласына күрсәтә генә белмәгән...
– Наҗия, хәтерлисеңме бу күлмәкне? – дип, әнисе почмакта торган өч ишекле шифоньерны ачты. Анда әтисенең көя кимергән костюмы, әнисенең яшьрәк чакта киеп йөргән кримплен күлмәкләре белән рәттән Наҗияның тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, чыгарылыш кичәсенә кигән күлмәге дә эленеп тора иде. Бик яхшы хәтерли бу күлмәкне Наҗия. Итәгенә челтәр тотып тегелгән, якалары челтәрле бу күлмәкне әнисенең ерактагы бер туганы посылка белән җибәргән иде. Бераз гына зуррак иде ул кызга. Әнисе кул белән генә атлатып, билен тарайтып биргән иде.
Наҗия әнисенең кулыннан күлмәкне алды. Ак тукымасы инде саргайган. Әнисенең теккән җебе дә шул килеш, сүтмәгәннәр. Инде ул чыгарылыш кичәсеннән соң ничә еллар узган, ә күлмәк шулай шкафта эленеп торган да торган...
– И әни, ник бу күлмәкне сакладың инде, ташлыйсың калган, – диде Наҗия, әнисенә сораулы күзләре белән карап.
– Истәлек бит ул. Синең истәлегең. Сине сагынган саен мин, шифоньерны ачып, шул күлмәккә карадым, – диде әнисе.
Наҗия түзмәде, балаларча үксеп, әнисенең кеп-кечкенә булып калган гәүдәсен кочагына алды. Аның җыерчыклы маңгаена иренен тидерде. Гомерендә беренче тапкыр!
Ярата белергә генә түгел, аны күрсәтә дә белергә өйрәнәсе бар шул...

Лилия Гәрәева.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: