+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 октябрь 2024, 13:00

"СВО ветераннары өчен иң мөһиме – социаль адаптация"

Башкортстан СВО ветераннары җыелма командасының ярышларга ничек әзерләнүе хакында аның җитәкчесе сөйләде.

"СВО ветераннары өчен иң мөһиме – социаль адаптация""СВО ветераннары өчен иң мөһиме – социаль адаптация"
"СВО ветераннары өчен иң мөһиме – социаль адаптация"


Аны Башкортстан адаптив спорт үзәге җитәкчесенең методик эш буенча урынбасары Артур Габитов җитәкләде. Бу көннәрдә команда «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында уза торган «Безнең заман геройлары» ярышларында катнаша.

- Җыелма командага 12 кеше керә, әмма без СВОның барлык ветераннары белән бергә эшлибез, аларга адаптив спортта үзләрен табарга ярдәм итәбез, - дип сөйләде Артур Рафаэль улы. - Барысы да республика Спорт министрлыгының «Батырлык» дип аталган проектыннан башланып китте, ул махсус хәрби операция ветераннарын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү аша социаль адаптацияләде. Быелдан аны безнең үзәк җитәкли.

«Безнең заман геройлары» ярышларына команданы алдан җыйдылар. Егетләрнең күбесе узган елда шулай ук Уфада узган Ватанны саклаучылар кубогында катнашты. Ә спортчыларның берсе Рубен Хәсәнов ядрә ыргытуда беренче урынны яулады һәм Новосибирскида спорт җыеннарында булды.
Ветераннар үзләрен даими яхшы физик формада тотарга тырыша.

Актив күнегүләр бер ай чамасы элек башланды. Быелгы ярышларда безнең ветераннарыбыз спортның барлык төрләрендә дә катнаша һәм шактый уңышлы. Барлык дисциплиналар буенча да призлы урыннар бар. Бүләкләү тантанасы бүген кич булачак.

Мондый чаралар ветераннарны бик берләштерә, ә көндәшлек спорт кырында гына кала. Армиядә хезмәт иткән кешеләргә коллектив мөһим. Мондый ярышларны иң яхшылар Паралимпия спорты буенча Русия җыелма командасына эләгергә шанс биргән өчен генә булса да үткәрергә кирәк. Әмма СВО ветераннары өчен иң мөһиме – бу, әлбәттә, социаль адаптация.

Фото: Словлхотов

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас