+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь , 10:30

Владимир Путин: “Башкортстан хаклы рәвештә форумны кабул итә"

17 октябрьдә Уфада Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан башкаласында узучы «Русия - спорт державасы» XII Халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Яңа Көрәш сараенда узган чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Владимир Путин: “Башкортстан хаклы рәвештә форумны кабул итә"
Владимир Путин: “Башкортстан хаклы рәвештә форумны кабул итә"
Дәүләт башлыгы форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм аларга нәтиҗәле эш теләде.

- Без Уфада, Башкортстанның башкаласында, күпмилләтле Ватаныбызның иң үзенчәлекле төбәкләренең берсендә җыелдык. Быел Уфа 450 еллыгын билгеләп үтә. Шәһәр һәм бөтен республика халкын бу истәлекле вакыйга белән котлыйсым килә. Шулай ук, зур илебез үсешенә керткән тоемлы өлеше, аның хәрби, хезмәт, фән һәм спорт казанышлары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләде Владимир Путин. - Форумда катнашучылар билгеле башкорт кунакчыллыгын лаеклы бәяләр, бу искиткеч борынгы төбәкнең тарихы, аның уникаль мәдәни мирасы һәм спорт традицияләре һәм, әлбәттә, төбәкнең заманча казанышлары белән кызыксынырлар дип ышанам. Башкортстан форумны кабул итә, аның темасы кискен һәм шактый актуаль яңгырый: «Спорт - киләчәккә комплекслы караш».

Ил Президенты тигез хокуклылык һәм ачыклыкның, үзара ихтирамның, спортта халыкара хезмәттәшлекнең яңа форматларын гамәлгә кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

- Ассызыклыйм, Русия тәкъдим иткән инициативалар - атлетлар өчен үз осталыгын, барыннан да элек, сәясәттән тыш булган, ирекле һәм намуслы, дуслык һәм берләшү рухы белән сугарылган ареналарда күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлекләр ул. Нәкъ менә шундый атмосфера «Русия - спорт державасы» форумы мәйданчыкларында да хөкем сөрә. Ул халыкара хезмәттәшлекне, элемтәләрне ныгытырга, бик кискен темалар буенча ачыктан-ачык аралашырга, спорт әзерлегенең иң яхшы практикалары, һәвәскәр һәм профессиональ спортны фәнни озата бару методикалары һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү идеяләре белән алмашырга мөмкинлек бирә. Без Русиядә спортта үсешнең дәүләт максатларына ирешүнең төп юлларының берсе - кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга сәләтле көчле ресурс булдыру, аларга үз-үзләрен тормышка ашыруның яңа офыкларын ачарга, үз-үзеңә ышанырга һәм уңышлы булырга ярдәм итү, бу спортта да, тулаем тормышта да, - диде Владимир Путин. – Форумда катнашучыларның барысына да уңышлы, нәтиҗәле эш һәм, әлбәттә, Уфа һәм безнең искиткеч Башкортстан белән танышудан иң яхшы, истә калырлык тәэсирләр телим.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: