+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 октябрь 2024, 14:00

Якутия делегациясе форумны югары бәяләде

Бөтен илдә СВО ветераннары өчен адаптив физкультура һәм спорт үзәкләре төзергә кирәк - бүген тематик "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар шундый максат куйды. Анда Саха Республикасы делегациясе дә катнашты. Уфага Якутиянең спорт министры Леонид Спиридонов җитәкчелегендәге җиде вәкил килгән.

Якутия делегациясе форумны югары бәяләдеЯкутия делегациясе форумны югары бәяләде
Якутия делегациясе форумны югары бәяләде

- Мондый чарада катнашырга бик теләдек. Икенче максат - Паралимпия комитеты президенты Павел Рожков белән очрашу. Безнең республика адаптив спорт буенча үз үзәген төзү мәсьәләсен күтәрә, шуңа күрә дискуссия темасы безнең өчен бик мөһим, - ди Саха Республикасы Спорт министрлыгы каршындагы Адаптив физик культура һәм спорт үзәгенең бүлек башлыгы Василий Аргунов.

Аның сүзләренчә, Якутиядә адаптив спорт белән якынча 2300 кеше шөгыльләнә. Тренерлар җитәкчелегендә ике йөздән артыгы чемпионатларда чыгыш ясый. Русия җыелма командасына 48 спортчы һәм 7 тренер керә. Аркадий Степанов - сукырлар спортында пауэрлифтинг буенча Русиянең өлкән тренеры.

- Безнең үзәктә СВОда катнашучылар тернәкләндерү, адаптив физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнә. Хәзер бездә 50гә якын ветеранның сәламәтлеге яхшыра, яралылар СВО фонды аша килә, - дип сөйләде Василий Аргунов. - Хәзерге вакытта бу - эшнең мөһим өлеше. "Түгәрәк өстәл" артында бу турыда сөйләштек. Саха Республикасы Хөкүмәте Якутскида физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ачылачак үзәк проектын әзерләде. Үз алдыбызда амбициоз максат куябыз: киләчәктә Ерак Көнчыгыш төбәген спорт әзерлеге үзәгенә әверелдерергә телибез.

Фото: Лилия Нуретдинова.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас