+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 октябрь 2024, 17:15

Аның күңел күзе яхшырак күрә

Егет чагында ук караңгылык дөньясына чумган Гаяз Исламов бүген башкаларга яктылык өләшеп яши

Аның күңел күзе яхшырак күрәАның күңел күзе яхшырак күрә
Аның күңел күзе яхшырак күрә
Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яшәүдән күңелләрен сүрелдермичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм башкаларга файдалы булып яшәүне максат итеп куйган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Кырмыскалы районы үзәгендә яшәүче һәм ике дистә елдан артык район үзәк дәваханәсендә эшләүче Гаяз Исламов – шундыйлардан. Караңгылык дөньясына чумгач та яшәү көчен югалтмый ул, тырышлыгы белән иң яхшы массажчы булып танылуга ирешә.

Кырмыскалы районында Гаяз Исламовны белмәүче, хөрмәт итмәүче кеше юктыр. Һәрхәлдә, аның кулына килеп эләккән һәркем үзен яңадан туган кебек тоя. Бу сүзләрне мин матур сүз өчен генә язмыйм, чөнки үзем дә файдасын күрдем, балаларымны да аңа йөртергә туры килде. “Кулларыгыз шифалы бит Сезнең! Сау-сәламәт булыгыз!” – дип, ихлас рәхмәтләрен яудырып чыгалар аның кабинетыннан. 23 ел дәвамында бик күп кешеләрнең сәламәтлеген кайтаруга ярдәм иткән ул. Һәрхәлдә, оста массажчы буларак, аны исеме халык теленнән төшми. Ә үзе ул башкаларга ярдәм итә алуыннан зур шатлык, канәгатьлек кичерә һәм үзен бик бәхетле кеше дип исәпли.
Тумышы белән Гаяз Наил улы Кырмыскалы районының Күлләр авылыннан. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Мөкәй авылына йөреп укый, өлкән сыйныфларда Ефремкино урта мәктәбендә укый. Кызганычка каршы, өч яшендә әтисез кала – гаилә башлыгы юл фаҗигасенә тарып, һәлак була. Дүрт баласын Флүрә Мөхәммәдинур кызы җил-яңгыр тидерми, эшкә өйрәтеп, лаеклы кешеләр итеп үстерә. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге бианасын да тиешенчә тәрбияләп, соңгы юлга озата. “Килен, барысы өчен дә рәхмәт сиңа, балаларыңның игелеген күр!” – дип хәер-фатыйхасын биреп, бакыйлыкка күчә рәхмәтле бианасы. Флүрә апа башкача кияүгә чыкмый, балалары өчен яши.
Гаяз армия хезмәтеннән соң Юл төзү-төзекләндерү идарәсенә эшкә урнаша. Уңышлы гына эшләп йөргәндә бәхетсезлеккә юлыга – 1986 елда эшендә көчле шартлау нәтиҗәсендә сукыр кала ул. Әле кичә генә кояш нурлары белән тулган якты дөньясы әнә шулай кинәт кенә караңгылыкка чума. Төрле уйлар килә аның башына. Якты, иркен дөнья рәхәтен татыган җанны бөтен ягы караңгылык белән тулган читлеккә ничек сыйдырырга? Әле яши генә башлаган гомер йөрәк тибеше туктаганчы караңгылык дөньясында узачак дигән сүз бит бу! Алга таба нишләргә? Әмма энергиясе ташып торган егет тормышның җилкәсенә чат ябышып яшәү юлын сайлый, хәтта үзе кебек авыр хәлдә калганнарга ярдәм итеп яшисе килә аның.
Күпмедер вакыттан соң ул эшләп киткән оешма I группа инвалидына район үзәгендә фатир бирә. Гаяз Наил улы әнисе белән Кырмыскалы авылына килеп төпләнәләр. Сукыр булуына карамастан, барлык йорт эшләрен үзе башкара, элекке гадәтләр калган бит, куллар эшне онытмаган, ди Гаяз абый. Техниканы да ремонтлый ала, йорт-курасын да һәрвакыт тәртиптә тота, балта да кулыннан төшми. Һәрхәлдә, хатын-кыздан балта, чүкеч тоттырганым булмады, ди ул.
27 яшьлек җиткән егет, әлбәттә, якты уйлар, үз гаиләсен булдыру хыялы белән яши. Тормыш юлында Әлфия Миңнислам кызын очратып, күркәм гаилә корып җибәрәләр. Ә танышып-очрашулары бик гаҗәеп килеп чыга. Ниндидер мәсьәлә буенча егет Шәйморатов исемендәге колхозның диспетчерлык пунктына шалтырата. Телефонның теге очында ягымлы тавыш ишетеп, сөйләшеп китәләр. Үзе турында барысын да сөйләп бирә Гаяз һәм кыз өчен көтелмәгән тәкъдим ясый: “Минем турыда хәзер беләсең инде. Миңа кияүгә чыгасыңмы?” – дип сорый. Кыз да югалып калмый, “Уйлап карармын”, дип җаваплый.
Дүрт ай телефон аша аралашканнан соң район үзәгендә яшәүче Исламовларның йортына танышырга берүзе килә Әлфия. Эчке тоемлавы аны алдамый: акыллы егет, сукыр булса да, төскә-биткә бик чибәр булып чыга. Шул килүеннән биредә торып кала, дисәң дә була. Кызның әти-әнисе баштарак риза булмаса да, Әлфия үзенең язмышын очратуын яхшы аңлый һәм кияүгә чыгарга ризалыгын бирә.
Матур итеп никах укытканнан соң гаилә тормышы башланып китә, бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Шул ук вакытта кешеләргә ярдәм итү теләге белән янып яшәгән Гаяз Наил улы Сукырлар җәмгыяте юлламасы буенча Уфа шәһәрендәге медицина колледжына укырга керә һәм өч ел яңа һөнәр үзләштерә. Ул вакытта сукырлар өчен аерым төркем ачылган гына була, анда шәфкать туташларын һәм массаж ясаучыларны укыталар. Тулай торакта яшәп, атна саен гаиләсе янына кайтып йөри.
Кулына диплом алган белгеч 2002 елда район үзәк дәваханәсенә башта – практикага, аннары, ниһаять, эшкә кайта. Шул көннән биредә эшли башлавына да 23нче ел киткән...
Әлбәттә, бу елларда эштә дә, өйдә дә аның төп терәге хатыны Әлфия Миңнислам кызы була. Шәйморатов авылында туып-үскән кыз мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәри училищеда бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Ләкин белгечлеге буенча эшләргә насыйп булмый. Алты ел колхозда диспетчер булып эшләп кияүгә чыккач, ире белән район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашалар. Менә өченче дистә ел алар һәркөн иртән җитәкләшеп эшкә йөри, иренең эшендәге журналны да җәмәгате бик пөхтә итеп алып бара.
И, гомер дигәнең! Бу күркәм гаиләнең бер сукмактан атлап килүенә дә 33 ел булып киткән. Ике бала үстереп, улларына югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Бүген өлкәне – район хакимиятендә, кечесе урындагы телевидениедә эшлиләр.
Әлфия апа каенанасы белән бер түбә астында 32 ел тату тормыш көттеләр. Бүген 93 яшьлек Флүрә апа кызы белән яши.
– Яши башлаган чорда, әлбәттә, авыр булды. Күпләп мал, кош-корт асрадык, зур бакча үстердек. Каенанама рәхмәт, балаларны тәрбияләште. Гаяз белән йорт-курадагы эшләрнең барысын да икәүләп башкардык. Кулыннан килмәгән эш юк аның, күзем күрми дип, бер эштән дә читләшмәде. Печәнен дә чапты, өйде, утынын да кисеп ярды, хәтта абзарның күп өлешен икәүләп төзедек. Улларыбыз бераз үсеп, кул арасына керә башлагач, алар зур ярдәмчеләребез булды. Хәзер алар өчен, аларның бәхетенә сөенеп яшибез. Аллаһка шөкер, барысы да бар, тормышыбыз җитеш. Иң мөһиме – балаларыбыз, оныкларыбыз сау-сәламәт, дөньяларыбыз тыныч булсын! – ди Әлфия апа.
Бәхетле нәнәй белән картәтинең йорты оныклар килгәндә тагы да ныграк ямьгә тула.
– Аллаһка шөкер, алар килгәндә абзар тирәсендә булсам, “Картәти кайда?” – дип, мине эзләргә тотыналар. Алып кереп, диванга утырталар да: “Картәти, әйдә гармунда уйныйбыз!”, – дип, гармунымны китереп тоттыралар, – ди Гаяз абый, бу шатлыгы белән уртаклашып. – Безнең яшь чакта кичке уеннар гармун белән ихлас үтә иде. Ул вакытта гармунда уйный белмәгән егетләр бик сирәк булгандыр, – мин дә шундый бер егет идем...
Шуңа игътибар иттем: Гаяз абый һәр сүзен “Аллаһка шөкер” дип башлый. Башкаларны да тормыштан канәгать, Ходай Тәгаләнең биргәненә риза булып, һәр туган таңга сөенеп, башкаларга ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Тормышның мәгънәсе – башкаларга кирәк булып, җәмгыятькә файда китереп яшәүдә, ди ул.
– Аллаһка шөкер, мөселманның тормышы башкаларга шатлык китерүдән ямь табып яшәүгә корылырга тиеш, – ди ул, тормыш фәлсәфәсенең асылын аңлаткандай. – Мин дә, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә алам икән, бу бит – зур шатлык! – ди ул.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Сукырлар җәмгыятенең район бүлекчәсенә җитәкчелек тә итә Гаяз Исламов. Бу иҗтимагый эшчәнлектә дә төп ярдәмчесе – Әлфия апа. Башкалар да караңгылыкта, үзләренә бикләнеп яшәмәсен өчен кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, киңәшләрен бирәләр, теге яки бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләшәләр.
22 яшендә үк сукыр калып, тормышның кырыс сынауларына бирешмичә, барлык авырлыкларны үз тырышлыгы, ихтыяр көче белән җиңеп яшәргә күнеккән кеше юмор хисен дә югалтмаган. Массаж ясаган арада да кызыклы хәлләр сөйләп, авырып килгәннәрнең кәефен күтәреп җибәрә, гади генә сүзләр табып, кешеләрдә тормышны сөю, үз көчләренә ышаныч тудырырга да сәләтле кеше ул.
Массаж ясаган вакытта кулы да эшли, теле дә тиктормас Гаяз абыйның тагын бер үзенчәлеге бар. Сөйләмдә без урыс сүзләрен байтак кулланабыз. “Бу сүзләрнең татарча, башкортча тәрҗемәсе дә бар бит, нигә үз телегездә сөйләшмисез”, дип, ул телебез сагында торучы да әле! Массажга килүчеләргә дә, махсус физик күнекмәләр өйрәткәннән соң, тагын бер “өй эше” биреп кайтара: теге яки бу сүзнең татарча-башкортча тәрҗемәсен белеп килергә. Бу да үзенә күрә максатка ирешергә өйрәтүнең, җаваплылык хисен барлыкка китерүнең бер ысулыдыр, бәлки...
Менә шулай, тормыш арбасын бергә тартып, үзләре ярган сукмактан кулга-кул тотынып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши Исламовлар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас