+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 октябрь 2024, 04:34

“Мин улымда дәвам итәрмен...”

Бүген Русиядә Әтиләр көне билгеләнә.

“Мин улымда дәвам итәрмен...”“Мин улымда дәвам итәрмен...”
“Мин улымда дәвам итәрмен...”
“Әти” — бала әйткән икенче сүз. Без әниләргә һәрвакыт хөрмәт күрсәтергә гадәтләнгән. Әмма соңгы вакытта әтиләргә дә игътибар артты. Октябрьнең өченче якшәмбесендә Русиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Мондый указны 2021 елда Президент Владимир Путин имзалады. Бәйрәм чагыштырмача яңа булуга карамастан, бездә бу көн белән бәйле кызыклы традицияләр барлыкка килде дә инде. Быел исә Әтиләр көне 20 октябрьгә туры килә. Чыннан да, бу көн тормышыбызда мөһим роль уйнаган тагын бер якын кешебез — әтиебезне данларга сәбәп булачак.
Махсус хәрби операция җәмгыятьтә ир-егетнең тоткан ролен тиешенчә бәяләү өчен янә бер этәргеч булды. Тарихка күз салсак та, бүгенгене игътибарга алсак та, илгә авырлык килгәндә Ватаныбыз һәрвакыт шушы көчле иңнәргә таяна. Һәм, әйтергә кирәк, безнең ил ир-егетләре һәрвакыт җиңү яулый. Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен рух ныклыгы, ватанпәрвәрлек, Туган илне, гаиләңне ярата белү кирәк. Әниләр безне тормышның матурлыгын күрергә өйрәтсә, әтиләр нәкъ шушы сыйфатларны бездә тәрбияли дә инде. Чыннан да, үзләре таләпчән, кирәк вакытта кырыс, әмма бик нечкә һәм изге күңелле шул әтиләр...

Меңнәрчә чакрым үткән...

Күптән түгел махсус хәрби операция уздыру зонасыннан Күгәрчен районында яшәүче Арсен Рөстәм улы кайтты. Ул инде үз теләге белән сугыш хәрәкәтләре зонасына гуманитар йөк белән бишенче тапкыр барган. Ничек инде бармасын, анда, алгы сызыкта, Арсен абыйның улы Марсель хезмәт итә бит! Батыр йөрәкле якташыбыз баласын күрү, кочаклау һәм аның исән-имин булуына инану өчен меңнәрчә километр юл үтә...
– Әлбәттә, Марсельне һәрвакытта да күреп булмый: әле ул алгы позициядә, әле мин башка юнәлеш­ләргә барам. 16 августта гына соңгы сәфәрдән кайттым. Анда бару өчен – бер тәүлек, кире кайту өчен 28 сәгать уза. Хәрби операция зонасына бару тизрәк кебек тоела, чөнки мине анда көтәләр, дигән уй баштан чыкмый. Әле алай гына да түгел, менә-менә үз баламны күрәчәкмен, дигән тойгы йөрәк түреннән чыкмый. Аяк үзе газ педаленә баса. Үзем белән берәр волонтерны, яки башка берәүне алам. Икәү булгач, күңеллерәк, – ди ул.
Тәүдә Арсен Рөстәм улы махсус хәрби операция зонасына үзенең “Ситроен С5” машинасына азык-төлек һәм җылы әйберләр төяп йөргән. Хәзер исә рация, квадрокоптерлар да алып бара. Районда яшәүчеләр аңа мөмкин булганча ярдәм итә. Солдат әтисе сөйләвенчә, өлешчә мобилизация башлангач, Марсель үз теләге белән фронтка киткән. Аның позывное – “Камчатка”. Егетне өйдә 8 яшьлек кызы Эльвина көтә. Бу ел башында сугышчыны генерал Шайморатов медале белән дә бүләкләгәннәр. Ул инде туган авылына өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Һәм һәрвакыт хәрби операция зонасына янә китәргә ашыга, чөнки анда үзенең сугышчан иптәшләренә бик кирәк булуын яхшы аңлый.
Арсен абый сөйләвенчә, егетләр Башкортстаннан гуманитар йөкне көтеп ала.
– Аларның шатлануын күз алдына да китерә алмыйсыз. Барысы да өйдә әзерләнгән бит: төрле тәмле ризыклар, чын авыл мае, чәк-чәк һәм тушенка. Барысын да санап бетереп булмый. Боларны җыйган, әзерләп озаткан кешеләргә рәхмәт! – ди ул.

“Привет, батя!”

Уллар – әтиләрнең дәвамы, аларның горурлыгы һәм шатлыгы. Якташыбыз, “Шахтер” позывнойлы сугышчының әтисе Борис Гулин да шулай дип саный.
Борис Гулин 2023 елда Донбасска Башкортстаннан килгән икенче гуманитар конвойны озата бара. Махсус хәрби операция зонасына барганда ул, әлбәттә, улы турында уйлый, ләкин аны очрату турында хыялланырга да батырчылык итми.
– Авылдашларыбыз – волонтерлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән без зур күләмдә гуманитар йөк җыйдык. Аңлашыла инде, һәркем шәхси посылкаларын да әзерләгән. Мин дә районыбыздан гуманитар конвой составында якташларыбызга шушы әйберләрне илтергә кузгалдым.
Билгеләнгән урынга исән-имин барып җиттек. Безне сугышчылар каршы алды, фураларны бушата башлады. Һәм кинәт кенә: “Привет, батя!” дигән тавыш ишеттем. Мин моны колакка ишетелә, дип уйладым, чөнки көн саен хатыным белән улым турында сөйләшәбез. Аның белән сирәк кенә аралашабыз, чөнки элемтәгә бик сирәк чыга, башымда гел аның тавышы яңгырый... Шулвакыт зур гәүдәле, көчле сугышчы кочагына эләктем. Шунда гына аңладым: бу – минем улым! Ул да күрешербез дип уйламаган, хезмәттәшләре белән гуманитар кәрванны каршы алырга килгән икән. Шул мизгелдә кичергән хисләремне сүзләр белән аңлатуы да кыен. Дөресен әйтергә дә оят түгел инде: күз яшьләремне тыя алмадым. “Әти, барысы да яхшы. Үзең күрәсең бит – мин тәртиптә. Мин исән, миндә бер генә яра да юк”. Шул сүзләреннән соң гына бераз тынычландым”, – ди әти кеше.
Борис Гулин әйтүенчә, әти кеше бары тик киңәш бирә, ярдәм итә ала. Ә менә ир-егетнең кем булып үсүе аның үзеннән тора: укыган китаплардан, каралган фильмнардан, ишегалдында уйнаган футболдан, хуҗалыкта башкарган эшләреннән...

“Без бергә булырга тиеш”

Күптән түгел Башкортстанда яшәүче Денис Оборона министрлыгы белән контракт төзегән, чөнки һәр ир-егет үз Ватанын сакларга тиеш, дип саный ул.
2022 елда аның әтисен мобили­зациялиләр. Денис сөйләвенчә, алар еш кына әтисе белән контракт буенча хезмәт турында фикер алышканнар. “Мин әтисе белән улы бергә булырга тиеш, дип уйлыйм. Фронтта бер-беребезне дә каплыйбыз, хезмәтне дә җиңеләйтәбез. Улы әтисе артыннан барырга тиеш, ә әтисе – улы артыннан. Ватанны без сакларга тиеш. Фашизм һәм нацизмны туктатырга кирәк. СВОда катнашучылар яшь егетләр өчен үрнәк булып тора. Иң мөһиме – курыкмаска. Бурыч – илебезне, туган йортларыбызны, балаларыбызны яклау”, – ди ул.

Газизе артыннан СВОга китте

Башкортстанда яшәүче Кәрим Галин үз теләге белән махсус хәрби операция уздыру зонасына бердәнбер улы Казыйхан артыннан киткән.
– Әгәр бер генә яшь сугышчының гомерен саклап калсам да мин бу тормышта үз миссиямне үтәячәкмен”, – ди 59 яшьлек Кәрим Галин.
“Без хатыным һәм дүрт кызым белән Казыйханның бу карарына каршы булмадык. Мин улым белән горурланам. Мин күпбалалы гаиләдә тудым, минем биш апам бар, без ярлы яшәдек, әмма әнием һәрвакыт: “Барысы да яхшы булыр, сугыш кына булмасын”, – ди иде. Һәм менә бу сүз һәркемгә кагылды”, – ди ул.
Кәрим әле улы белән бер под­разделениедә хезмәт итә. 59 яшьлек ирнең позывное – “Пахан”, ягъни “папа Хана”, ягъни Казыйханның әтисе. Әмма Кәрим Галин сөйләвенчә, тирә-юньдәгеләрнең кайберләре аны аңлап та җиткермәгән.
– 60 яшькә җиткән кешеләрнең кай­берләренә инде картлык килә, икенчеләре – хуҗалык, терлек, диван, телевизор арасында мәш килә, пенсиянең кайчан киләчәген көтеп яши. Башкалары бер дәваханәдән икенчесенә йөри. СВО зонасында булганда синнән бөтен күңелсез уйлар һәм чирләр курка. Баш миендә җыелган барлык кирәксез, дөрес булмаган вирус файллары чүп кәрзиненә ташлана. Мин моннан 30 ел элек булган тормыш тонусыма әйләнеп кайтуыма шатмын. Гармуным гына җитми, рәхәтләнеп уйнар идем, – дип тә шаярта гармунчы “Пахан”.
Әйе, әтиләр узып киткән саен биттән дә үбеп алмый, һәркөн назламый да. Әтиләрнең мәхәббәте дә чын ир­ләрнекечә, ниндидер эштә, вакыйга вакытында исбатлана. Республикада үз уллары артыннан хәрби операция зонасына юлланган яисә сугышчыларыбызга төрлечә ярдәм күрсәтүче әтиләр бик күп. Аларның мәхәббәте, чыннан да, барысыннан да өстен.

Шул ук вакытта...
Республикада яңа иҗтимагый бүләк барлыкка киләчәк. Аны махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә тапшырачаклар. Медальне “Русия халыклары ассамблеясе” төбәк бүлеге утырышында расладылар.
“Ватанны саклаучының әтисе” бүләген иҗтимагый тормышта актив катнашкан, гуманитар ярдәм җыярга булышкан, волонтерлык белән шөгыльләнгән әтиләргә тапшырачаклар. Беренче тантана Әтиләр көне уңаеннан октябрь ахырында булачак.
“Ватанны саклаучының әтисе” бүләгенең төп максаты – чын патриотлар тәрбияләгән, актив иҗтимагый тормыш алып барган ир-егетләрнең хезмәтен билгеләп үтү. Нигездә, һәлак булганнарның әтиләре бүләкләнәчәк, — диде бу җәһәттән “Русия халыклары ассамблеясе”нең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Гөлнур Колсарина.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас