+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 октябрь 2024, 06:15

Якташыбыз бер хәрефтә ялгышты

Стәрлетамакта яшәүче 33 яшьлек Лилия Капитонова Беренче каналдагы «Могҗизалар кыры» шоуында катнашты. Ул атый алмаган сүзне сез белер идегезме?

Якташыбыз бер хәрефтә ялгыштыЯкташыбыз бер хәрефтә ялгышты
Якташыбыз бер хәрефтә ялгышты
Чыгарылыш узган җомгада Беренче каналда трансляцияләнде.

Лилия табиблыкка укыган, балаларын тәрбияли һәм психология белән шөгыльләнә.

Ханым уенчыларның беренче өчлегендә булды, проектны алып баручы Леонид Якубовичка күчтәнәчләр: бавырсак, бал, үләнле чәй һәм милли баш киеме — бүрек алып килгән иде. Ул аптекада мөдир булып эшләве турында сөйләде.

Тапшыруда катнашучылар мондый табышмакны чишәргә тиеш иде: "Русиянең төньягында корамалардан ясалган юрган ничек аталган?" Сүз сигез хәрефтән тора иде. Капитонова уен башында кирәкле хәрефне атамады, ә тагын чират җиткәч, Якубович бервакыт Стәрлетамакта булуын сөйләде.

Капитоновага барабанда «Ключ» секторы төште. Кыз, ачкычлардан файдаланып, машинаны ачарга карар кылды, ләкин өчесенең берсе дә туры килмәде.

Аннары Лилия бер хәрефне атады. Соңгысын атыйсы гына калган иде, ханым дөрес хәреф сайламады. Нәтиҗәдә, Белоруссиядән килгән катнашучы җиңде. Ул «ляпачиха» сүзенең "Ч" хәрефен атады.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас