+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь , 16:05

Башкорт хор музыкасының аудиоантологиясе яздырыла

Киләсе елның апрелендә Т. Сәйфуллин исемендәге Башкортстан дәүләт академия хор капелласы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Башкорт хор музыкасының аудиоантологиясе яздырыла
Башкорт хор музыкасының аудиоантологиясе яздырыла


Бәйрәм көненә коллектив тыңлаучыларга һәм үзенә бүләк әзерли - капелла башкорт хор музыкасының аудиоантологиясен яздыра башлады. Проектның максаты - милли музыка сәнгатен саклау һәм безнең мәдәни мирасны Русия һәм дөнья хор киңлегендә пропагандалау.

Бу проект моңарчы күрелмәгән, чөнки башкорт хор музыкасы тарихында мондый тәҗрибә, беренче әсәрләрдән алып бүгенге көнгә кадәр шундый тулы күләмдә язылу әле булмаган.

Аудиоантологиягә күптән башкарылган, әмма хәзерге вакытта бераз онытылган әсәрләр дә керәчәк. Кыскасы, 40-50нче еллардагы хор әсәрләре антология язмасы контекстында икенче тапкыр туачак. Шулай ук авторлары нәкъ менә башкорт композиторлары булган урыс телендәге хор әсәрләре дә кертеләчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: