+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 октябрь 2024, 02:40

Михаил Ефремов Яңа елны өендә каршылаячак?

Аны авыруы кискенләшү нәтиҗәсендә иреккә чыгармакчылар.

Михаил Ефремов Яңа елны өендә каршылаячак?Михаил Ефремов Яңа елны өендә каршылаячак?
Михаил Ефремов Яңа елны өендә каршылаячак?
Кайбер мәгълүматлар буенча, Михаил Ефремовның авыруы җитди кискенләшү аның УДО буенча колониядән чыгуын тизләтергә мөмкин. Артистны ялкынсынуга каршы дарулар, иммунодепрессантлар һәм ингаляцион бронходилататорлар белән дәвалыйлар. Shot билгеләп үткәнчә, медчастьта медикаментлар белән проблемалар юк.

Басма даруларны табиб белән алдан килештереп тапшыралар, дип ачыклык кертә. Актерны шулай ук, КТ кирәк булу сәбәпле, дәүләт клиникасына җибәрергә мөмкиннәр. Табиблар артистның хәлен канәгать дип бәяли. Ул сулыш алу проблемаларына һәм сөйләм кыенлыкларына зарлана.

2020 елның 8 июнендә Ефремов катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә курьер Сергей Захаров вафат булган иде. Актер 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

2022 елның 17 октябрендә Михаил Ефремов авыр сулый һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруы кискенләшү аркасында сөйләшә алмый дип язганнар иде. Бу мәгълүматны Ефремовның адвокаты Юрий Падалко раслады.
 
Хәзер инде аны  иреккә чыгармакчылар. Бәлки дөрестер дә. Гаебен аңлап, тәүбә итәрлек вакыт үтте. Шулай бит?

Фото: Газета.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас