+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь , 21:20

Милләтебезнең киләчәге алар!

“Татар кызчыгы, татар малае” республикакүләм бәйгесендә катнашучыларны быел да Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йорты ихлас каршы алды.

Милләтебезнең киләчәге алар!
Милләтебезнең киләчәге алар!

Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан бу бәйге быел икенче тапкыр республика дәрәҗәсендә зурлап үткәрелде. Әлеге чарада катнашу өчен республикабызның шәһәр һәм районнары балалар бакчаларыннан 15 заявка килеп, шулар арасыннан 9 катнашучы финалга чыкты һәм алар Ярми авыл мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә чыгыш ясады.

Шуны да әйтергә кирәк: үз телендә сөйләшүче, үз милләтенең җыр-биюләрен башкаручы, йолаларын яхшы белүче сабыйларны күзәтеп утырудан барысы да зур кинәнеч кичерде, шул ук вакытта күңелләрдә милләтебезнең киләчәге бар, дигән өмет чаткылары да уянды.

Русиядә игълан ителгән Гаилә елы чикләрендә оештырылган бу чара берничә буынны берләштерде. Сәхнәдә чыгыш ясаучы сабыйларга әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре, шулай ук тәрбиячеләре дә ярдәм итте. Бу өлкәннәрнең әлеге чараның мөһимлеген аңлап, җитди карауларын күрсәтсә, шул ук вакытта алар балаларының туган телен, гореф-гадәтләрен белеп үсүләрен тели һәм үзләре дә моның өчен зур тырышлык сала.

Бакалы, Дүртөйле, Стәрлебаш, Чишмә районы үзәге һәм Ярми авылы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре ныклы әзерлек белән килгән. Бәйгенең беренче биреме буенча һәрберсе үзе һәм гаиләсе белән таныштырып чыкты, икенче биремне дә лаеклы үтте балалар – үзләренең мавыгулары, яраткан шөгыльләрен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Милли ризыкларны балалар әниләре һәм нәнәйләре белән бергәләшеп әзерләгән, шулай да кунакларга аларны яшь конкурсатлар үзләре тәкъдим итте. Дүртенче биремдә иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә туры килде – төрле төстәге фигуралардан татар паласын җыйдылар. Ә бишенче бирем буенча татар халык йоласын күрсәтергә кирәк иде. Менә монда гаиләләрнең бердәмлеге аеруча нык сизелде. Бакалылылар “Сөмбелә” бәйрәмен тәкъдим итсә, Стәрлебаштан килгән гаилә кунакка йөрү йоласын күрсәтте, ярмилеләр җыелышып  “Каз өмәсе” үткәрде, ә Чишмәдә яшәүче гаилә ярдәмчеләре белән җыелучыларны "Чишмә катыгы" бәйрәменә алып кереп китте.

Балаларның чыгышын Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы президенты Люция Вафина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәһаләде. Нәтиҗәдә, “Иң уңган кыз” номинациясендә - Чишмә поселогыннан Милана Байбурина, “Милли традицияләрдә тәрбияләнүче малай” номинациясендә - Чишмә районының Ярми авылыннан Әмир Вафин, “Иң тырыш кыз”номинациясендә – Ярми авылыннан Лилияна Галикәева, “Иң кыю кыз” номинациясендә Бакалы районы Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова билгеләнделәр.

Ә инде Гран-при ияләре икесе дә Стәрлебаштан. Бертуган Мәдинә һәм Низам Йосыповлар чын татар мохитендә тәрбияләнә. Үз телләрендә иркен сөйләшүләре белән барысын да таң калдырдылар, ә инде җыр-биюгә сәләтләре – әти-әнисеннән, алар - профессиональ хореографлар.

Җиңүчеләрне узган елгы Гран-при иясе – Дүртөйледән Җәннәт Бимәтова да тәбрик итте. Барлык катнашучыларга да “Ак калфак” оешмасының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара күркәм йола буенча “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

“Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе балаларга кечкенә яшьтән үк туган телләрен белеп, гореф-гадәтләрне өйрәнеп, илсөярләр булып үсәргә булышлык итә. Шуңа ул дәвамлы һәм озын гомерле булсын иде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: