+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь , 18:45

"Әнидә безнең кайгы юк..."

"Ул көне-төне әтине күзәтә".

"Әнидә безнең кайгы юк..."
"Әнидә безнең кайгы юк..."

"Мин унберенче класста укыйм. Моңа кадәр бары тик "бишле" билгеләренә укыдым. Әле укуның бер чиреге генә бетә, ә мин аска тәгәри башладым. Укытучылар аптырый. Бу хәл язын туганым дөньяга килүдән башланды.

Акрынлап, нигәдер, сабыйны карау тулысынча диярлек минем иңемә ятты. Әнием, әтинең читтә сөяркәсе барлыгын ишеткәч, кырыкны үткән булса да, бала табарга булды. Имеш, әтине бала белән бәйләп тотачак. Моңа кадәр алар тагын бер бала турында уйламый да иде. Нәтиҗәдә, әни көн-төн әтине эзәрлекли, күзәтә, аның күңелен күрә, ә сабыйны карау минем өстә.

Икесенә дә: "Мин хәзер чыгарылыш сыйныфында, миңа югары уку йортына керү өчен яхшы билгеләр кирәк", - дип әйттем. Әнинең: “Хәзер югары белемле кешеләр идән юа. Аның өчен диплом нәрсәгә? Син китсәң, туганыңны кем карый?" - дип әйтүе хәйран калдырды. Моңа кадәр безнең гаилә шундый бердәм, матур иде. Хәзер әтине дә, әнине дә, аларның никахын саклар өчен генә дөньяга килгән туганымны да күралмас чиккә җиттем".

Социаль челтәрләрдәге бу хат авторына нинди киңәш бирер идегез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: