+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь , 18:30

Әтиләр көненә - үзенчәлекле бүләк

СВО сугышчысы кызы белән Курск өлкәсендә очрашкан.

Әтиләр көненә - үзенчәлекле бүләк
Әтиләр көненә - үзенчәлекле бүләк

Халык фронтының яшьләр бүлеге гуманитар миссиясе ярдәмендә Башкортстаннан СВО сугышчысы, озак вакыт аерылышып торганнан соң, кызы белән очрашкан.

Башкортстан яшьләре Марий Эл һәм Смоленск өлкәсе волонтерлары белән бергә Курск өлкәсенә эвакуацияләнгән халыкка һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә килгән. Халык фронтының яшьләр бүлеге гуманитар миссиясенең җыелма төркеме составындагылар складларда, хәрби госпитальдә эшли һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына чыга.

Командада катнашучыларның берсе Лилия Сәгыйдуллина командировкада озак вакыт күрмәгән әтисе белән очраша алган - ул өлешчә мобилизация кысаларында СВО зонасына юнәлгән булган. Әтисенең хәзер Курск юнәлешендә бурычлар үтәве турында кыз гуманитар миссияне оештыручыларга сөйли. Халык фронты алар өчен сюрприз - очрашу оештыра. Бу уфалы яугиргә Әтиләр көненә үзенчәлекле бүләк була.

"Кызымның Курскида икәнен белгәч, башта кәефем кырылды, чөнки монда тыныч түгеллеген беләм. Бу очрашуны оештырган һәркемгә рәхмәт. Көтмәгәндә бик күңелле булды", - дип уртаклашты "Мудрый" позывнойлы СВО яугире.

Башкортстандагы Халык фронты активисты Лилия Заһидуллина әтисе алгы сызыкка киткәннән соң волонтер булып китә. Ул яңа төбәкләргә гуманитар ярдәм формалаштырырга һәм җибәрергә ярдәм итә, маскировка челтәрләре үрә, хәрбиләр өчен җылы әйберләр бәйли.

"Без Курск өлкәсендә эшләргә команда җыйганда Лилия беренчеләрдән булып әзерлеген белдерде. Ул әтисенең хәзер Курск чикләрен саклавын сөйләде. Күрешү бик шәп булыр иде, диде, әмма чын очрашуга әллә ни исәп тотмады. Безнең команда шундый сюрприз ясарга карар кылды - ярты елдан соң дошманга каршы көрәшүче яугир һәм аның тылдан сугышчыларга ярдәм итүче кызы очрашты", - дип сөйләде Халык фронтының яшьләр бүлеге координаторы Рөстәм Сәлахетдинов.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: