+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 октябрь , 21:35

Балалар да үз өлешен кертә!

Кырмыскалы районы үзәгендәге мәктәпләр махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәләре оештырды.

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтү дәвам итә. Укытучылар, укучылар, ата-аналар көче белән оештырылган бу изге чараларга район үзәге халкы да актив кушылды. Һәрбер уку йортында ярминкә үзенчәлекле итеп оештырылды. Өлкәннәр генә түгел, балалар да, махсус хәрби операциянең әһәмиятен тирәнтен аңлап, якташ-яугирләргә ихлас ярдәм итү теләге белән яна. Җыелган акча якташ яугирләребезгә мөһим әйберләр алуга юнәлтеләчәк.

Гимназиядә – бәйрәм

Кырмыскалы гимназиясе ихатасы бу көнне умарта күчен хәтерләтте. Биредә 680 бала белем ала. Әлеге ярминкәдә, мәктәп укучыларыннан тыш, ата-аналар, укытучылар һәм битараф булмаган авыл халкы катнашуын исәпкә алганда, нинди күләмле чара булуын күз алдына китерү авыр түгел. Мондый хәйрия чаралары биредә елның-елында оештырыла. Элегрәк җыелган акча мәктәп өчен тотынылса, хәзер инде барыбызны да бер максат берләштерә – яугирләргә ярдәм итү, Җиңүне якынайту. Шуңа балалар бу көнне үзләрен чын хуҗаларча тотты, сату эшендә дә остарып беткәннәр. Өстәл янына килеп, нәрсәдер алмый китү мөмкин түгел иде.
Һәрбер сыйныфның өстәлендә бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимеш, алардан әзерләнгән кайнатма-салатлар, йортта пешереп алып килгән төрле ризыклар, кул эшләре урын алган. Хәтта хезмәтләр дә күрсәтелә: аквагрим ясатырга да, киләчәгеңне “юратырга” да мөмкин иде. Кыскасы, һәрбер сыйныфның өстәле янына килеп, нәрсәдер сатып алу гына түгел, ниндидер кызыклы тамаша күзәтергә дә мөмкин булды.
Өлкән сыйныф укучылары оештыру эшләрен үз өсләренә алса, кечерәк сыйныфта укучыларга әниләре зур ярдәм күрсәтте.
8нче “Г” сыйныфы укучылары аеруча активлык күрсәтте, кемдер – өстәл артында сатса, икенчеләре ярминкә мәйданы буйлап йөреп, үзләренең товарларын тәкъдим итте. Шуңа бер сәгать эчендә өстәлләр тулысынча бушады: сатылмаган бер генә әйбер дә калмады.
– Укучылар бу эшкә зур теләк белән алынды. Нинди изге эш башкаруларын барысы да яхшы аңлый һәм үзенең өлешен кертергә тырыша. Ата-аналарга да зур рәхмәт, өстәлләрне бизәү эшләрендә ярдәм иттеләр. Шуңа, күреп торасыз: мәктәп ихатасында үтүгә карамастан, ул чын зур ярминкәләрне хәтерләтә, – ди сыйныф җитәкчесе Лада Рәхмәтуллина.
Гимназия буенча 220 мең сумга якын акча җыелды. Изге эшкә зур өлеш кертүче иң актив сыйныфлар линейкада дипломнар белән бүләкләнде.

“Без – бергә!”

Район үзәгендәге 2нче урта мәктәптә дә ярминкә киң колач алды. 870тән артык бала белем алган мәктәптә ул барлык дәресләр тәмамлангач, кичкә таба оештырылды. Шундый чара хакында алдан белгән халык та эштән соң бирегә юлланды. Нәрсәләр генә юк өстәлләрдә: яшелчә-җимеш, камыр ризыклары, дару үләннәре, мунча себеркесенә кадәр бар иде. Кул эшләреннән күзләр камаша, озак кына сокланып карап торганнан соң, сатып алмый мөмкин түгел.
Ярминкәгә җыелучыларны мәктәп директоры Марат Әбүбакиров сәламләде һәм “Без – бергә” дип исемләнгән чарада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәтләрен җиткереп, сезнең ярдәм белән без яугирләрнең хәрби рухын ныгытуга зур өлеш кертәбез, дип билгеләде.
Ярминкәгә килүчеләр рәхәтләнеп концерт та карады. Мәктәп укучыларыннан тыш, район Мәдәният сарае каршында эшләүче һәм шушы мәктәп укучыларының әниләреннән торган “Дәрт” вокал ансамбле чыгыш ясады һәм бәйрәмгә ямь өстәде. Әйе, бергә булганда – без көчле. Дуслык, туганлык, бердәмлек турында бик матур чыгышлар булды, концерт башыннан ахырына кадәр патриотик рухта үтте.
Чара очраклы гына “Без – бергә” дигән исем астында үтмәде. Укучыларга ярдәмгә әниләр, нәнәйләр дә килгән. 2нче “Б” сыйныфы җитәкчесе Алия Ишморатова билгеләвенчә, ата-аналар барлык чараларда да актив катнаша.
– Бер шалтырату да җитә, шунда ук минем тәкъдимне күтәреп алалар һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәләр. Гомумән, безнең сыйныф укучылары бик тату, алар балалар бакчасыннан бергә, төркемнәре белән минем сыйныфка килделәр, – ди Алия Илдар кызы, укучыларын мактап.
Әниләрне генә түгел, бик күп таныш нәнәйләрне дә очраттым әлеге чарада. Шуларның берсе – Рәйсә апа Багавеева – 2022 елда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган һәм үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән Максим Багавеевның нәнәсе ул. Аның батыр оныгы да шушы мәктәпне тәмамлаган булган, әлеге вакытта Рәйсә Хәмәтулла кызының тагын ике оныгы биредә белем ала. Мәктәп кенә түгел, район тормышында да актив катнаша Рәйсә апа, махсус хәрби операциядәге яугирләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Ул үз йортында махсус станок корып, маскировка челтәрләре үрә, шулай ук, гуманитар ярдәм җыюда да даими рәвештә үз өлешен кертә. Әлеге чарадан да ул берничек тә читтә торып кала алмаган.
Гомум көч белән 2нче мәктәп 165 мең сум акча җыйды һәм аны махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә ярдәм йөзеннән юнәлтәчәк.

Чугункинлылар да сынатмады

С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәпнең хәйрия ярминкәсе Республика көненә туры китереп оештырылды һәм район үзәгенең Ленин исемендәге төп мәйданында үтте. Шулай ук бу көнне якында гына авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә эшләде, ә менә укучылар оештырган чарага халык барыбер күбрәк килде.
Изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тели, шуңа бу чарадан беркем дә читтә калмады. Өлкәнрәк сыйныф укучылары сату эшләрен үзләре алып барса, башлангыч сыйныфларга әниләр һәм нәнәйләр ярдәм күрсәтте. Һәрбер сыйныф үзенчәлекле әзерләнгән иде ярминкәгә. Өстәлләрдә күгәрчен сөте генә булмагандыр: үз почмакларын бәйрәмчә бизәү өчен укучылар барлык иҗади сәләтләрен эшкә кушкан иде. Янә дә Республика көне уңаеннан кызлар һәм малайлар төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең татулыгын һәм бердәмлеген чагылдырып, милли киемнәрдә килгәннәр.
Ярминкәдә гомум көч белән 160 мең сумнан күбрәк акча җыелды, чара нәтиҗәләре буенча һәр сыйныф аерым номинациядә билгеләнде.
Шулай ук, С. М. Чугункин исемендәге мәктәпнең ярминкәсендә кыр почтасы да эшләде. Шушы мәктәпне тәмамлаган һәм Әфган сугышында батырларча һәлак булган Фәнис Мөхәммәтҗанов исемендәге “Герой партасы” артына утырып, теләк белдерүче һәркем яугирләребезгә изге теләкләр белән хат та язып сала алды.
Дөньяны изгелек коткара, диләр. Бу катлаулы чорда әнә шулай ярдәмләшеп, бердәм булып яшәргә тиешбез! Мәктәпләр дә, хәйрия акцияләре оештырып, бу юнәлештә максатлы эш башкара. Иң мөһиме – укучыларның изге гамәле егетләребезгә ярдәм булып ирешүдән тыш, аларга көч өстәр, рухын күтәрер һәм тиз арада алар Җиңү белән туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтыр, дип ышанасы килә. Бүгенге көндә барыбызның да изге теләге ул!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Балалар да үз өлешен кертә!
Балалар да үз өлешен кертә!
Балалар да үз өлешен кертә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: