Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазифасын башкаручы Маргарита Болычева сүзләренә караганда, бу - тармаклы укыту, анда Башкортстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре генә катнаша.
- “Экспорт форсажы” акселераторы - безнең компанияләргә халыкара базарларга чыгарга ярдәм итүче программа. 2019 елдан программа буенча укуда 16 агым узды, алар арасында 6 тармак юнәлеше. Шулай ук, тагын 2 тармак агымы эшләтеп җибәрелде, алар бу елның ноябрь-декабрендә укуны тәмамлаячак.
Ел башыннан Башкортстанның 30 компаниясе күптармаклы ике агымда катнашты, тагын 30 компания укуларын дәвам итә, - дип шәрехләде ведомство җитәкчесе.
Фото: pravitelstvorb.ru