Күп галимнәр, шул исәптән әл-Бохари да, үз хезмәтләрен шушы хәдистән башлый торган булганнар. Шулай итеп алар гыйлем эстәүчеләрне ниятләрен төзәтергә чакырган.
Ният нәрсәне аңлата? Ният һәр гамәлебезнең иң мөһим өлеше булып тора. Кешенең гомере, барлык эшләре бөек бер максатка буйсынырга тиеш – Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын алуга. Бу безнең фарыз гына түгел, гомер буе кылган башка гамәлләребезгә дә кагыла.
Фото: pixabay.com.