...Нигә көтмәгәндә китеп бардың?
Кыш башланды... Җәйләр... Көзләр бар...
Языласы күпме хикәятләр,
Сөйләнәсе күпме сүзләр бар!
Нигә көтмәгәндә китеп бардың?
Анда барып була соңлап та.
Барып була, ләкин кайтып булмый
Бөтенләйгә түгел, хәтта сорап та!
Яраткан шагыйребез Әнгам Атнабаевка багышланган хәтер кичәсе шагыйрьнең 1973 елда дусты Динис Исламовка багышлап язылган шушы юллары белән башланып китте. Атнабаебызның “сорап та кайтып була алмаслык” җирләргә китүенә дә инде чирек гасыр вакыт узган – 25 ел...
Бу еллар сизелми үтте дисәк, дөрес булмас. Якыннарының, сөекле әнисенең, тормыш иптәше Сәвия апаның, газиз улларының, якын туганнарының Атнабайсыз бәгырьләре өзелгән чаклары күп булгандыр. Әдәбият илендә дә ансыз үзен ятим калган итеп тоючылар аз булмады, чөнки Әнгам Касыйм улы һәркемгә җылы сүзен, киңәшен, кирәк икән – урынлы тәнкыйтен таба иде. Аның канаты астында, аның фатыйхасы белән, аның әдәби мәктәбен үткән күпме шагыйрь үсеп чыкты!
Шунысы күңелне юата: 25 ел үтеп, Атнабайдан соң яңа буын үсеп җитсә да, аның әсәрләре халык арасында, халык күңелендә, халык телендә яши! Алар әле дә сәхнәләрдән төшми. Бу үзе үк әдипнең бөек талантын ассызыклый!
“Сагынабыз сине, Атнабай!” кичәсендә әдәбият яратучы, иҗат ялкынында янучы, шагыйрь әсәрләренә мөкиббән кешеләр җыелган иде. Чарада башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар: язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Рәиф Әмиров; Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрә һәм прозаик, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Булгакова; язучы, тәрҗемәче, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Морзакаев; журналист, тәрҗемәче, “Ихлас Шәриф” журналы мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева; җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов; композитор, җәмәгать эшлеклесе, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Алик Локманов; күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мәхәммәт Галләмов һәм башка бик күп билгеле кешеләр катнашты.
Чарада Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреатларына да үзәк урын бирелде. Барысы да килмәсә дә, чарада аларның шактые катнашты: Мәгъдән Атнабаев, Фидәлия Мостафина, Клара Байгазина, Фәнил Миңлегалиев, Рим Әхмәтов, Лиза Фәтхуллина, Рамил Чурагулов, Венера Шәйхисламова, Айсылу Шәрифҗанова, Фәрит Җиһангиров.
Кичә Әнгам Атнабаевны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Чарада катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова сәламләде. Ул кыскача гына бөек шагыйрьнең мирасын саклау буенча районда башкарылучы эшләр турында сөйләп үтте. Тәтешледә чыннан да бу уңайдан бик күп чаралар күрелә, колачлы эшләр башкарыла. Үз улын күтәргән Тәтешле җиренә, аның җитәкчеләренә халыкның рәхмәте чиксез!
Чара барышында Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган бик күп җырлар яңгырады, яшь буын аның шигырьләрен укып ишеттерде. Ә инде килгән кунаклар шагыйрьне сагынып искә алды, елмаюлар да, күз яшьләре дә булды бу кичәдә.
Рәиф Әмиров, Дилә Булгакова, Алик Локманов, Рамил Чурагулов, Мәхәммәт Галләмов, Фән Вәлиәхмәтов истәлекләре белән уртаклашты. Тапкыр сүзле, оста тальянчы Фән абый Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган “Һич туйдырмый икән бу дөнья!” һәм шагыйрьнең яраткан җыры – “Герман көе”н җырлап ишеттерде. Ни аяныч, бу Фән Гавис улының соңгы чыгышы булыр дип кем уйлаган? Ике көннән соң без аның якты дөньядан китүе турында кайгылы хәбәр алдык...
Чараның икенче өлешендә Әнгам Атнабаев турында яңа чыккан китапны тәкъдим итү булды. “Атнабайҙан тапкыр һүҙ!” дип исемләнгән башкорт телендәге бу җыентыкны Факил Морзакаев төзегән, мөхәррире – Динә Морзакаева. Китапка Атнабайның 115 афоризмы кергән, ул 500 данә тираж белән Уфада басылган. Чарада катнашучыларга яңа китап бушлай таратылды.
Әлбәттә, чарада китап авторлары – Динә һәм Факил Морзакаевлар үзләре дә чыгыш ясады. Алар кыскача китапның барлыкка килү тарихы белән таныштырып үтте.
– Әнгам Атнабаевның әйтеп, язып өлгерә алганнары – күпкырлы, бай иҗади мирасы – олы милли хәзинә. Талантлы каләм иясе һәр әсәрендә әйтелгән, ташка басылган сүзнең тәмен, асылын, кодрәтен белеп эш итте. Атнабайның шундый тирән мәгънәле юллары күптән үзенә җәлеп итеп килде, һәм менә укучылар кулында – халык шагыйренең тик үзенең җор сүзләреннән сайлап төзелгән аерым китап. Анда нәкъ Атнабайча кыска, көтелмәгәнчә нәтиҗә ясап нәкъ төшен ачып биргән, күңелгә – юаныч, акылга җим булган юллар кертелде, – дип китапның эчтәлеге белән таныштырды Факил Морзакаев.
Чыннан да, халык арасында инде канатлы сүзләр булып йөргән, афоризмнарга әйләнгән юллар бик күп Әнгам Атнабаевның шигырьләрендә. Аның “Мин бу җирне матурларга тудым!”, “Кеше диеп мине йөретмәгез, Туган җирне әгәр онытсам!” дигән юлларын белмәгән кеше юктыр да. Саный китсәң, һәр шигырендә, һәр әсәрендә ярылып ята мондый тапкыр сүзләр, чөнки шагыйрь әйтергә теләгәнен афоризм дәрәҗәсенә җиткереп әйтә белде, һәрберсе канатлы сүз булырлык юллар, әсәрләр иҗат итте.
Тәтешле районы хакимияте китап авторлары Морзакаевларга мондый олы хезмәт, шагыйрьнең мирасын мәңгеләштерүдәге зур эш өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хаты тапшырды.
Чара музыкаль яктан да бик матур бизәлгән иде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Нурлыгаянова, Гөлфинә Илтимерова, Илзида Галиуллина, Алсу Кәримова, Аяз Әхмәтов, Радмила Хәкимҗанова, Гаяз Сафин, Азалия Нигъмәтуллина, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты, сүз остасы Фәрит Җиһангиров, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зыятдинов башкаруында матур җырлар, халык күңеленә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Ә Айнур Кыямов үзенең моңлы курае, дәртле гармуны белән тамашачылар күңелен тәмам әсир итте.
Әлбәттә, чара үзәгендә шагыйрьнең бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев булды. Тынгы белмәс, данлыклы туганнарының истәлеген мәңгеләштерүдә әйтеп бетерә алмаслык зур эшләр башкарган Мәгъдән абый алдында һәрберебез баш иярлек. Бөтенебезне “хәрәкәттә” тотучы, беркемгә дә тик утырырга ирек бирмәүче Мәгъдән абый үзе дә легендага әйләнеп бара. Чарада шагыйрьнең башка туганнары – бертуган сеңлесе Әнисә апа һәм башкалар катнашты, Әнгам абый турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Атнабаевлар заты турында сүз йөрткәндә, шуны да әйтеп үтәргә кирәк: илебезгә дошман янаганда Атнабаевлар гел беренче сафта булды. Шагыйрьнең әтисе Касыйм Атнабаев Бөек Ватан сугышында Сталинград шәһәре янындагы сугышларда һәлак була. Украинада махсус хәрби операция башлангач, шагыйрьнең бер туган энесе Мәгъдән абыйның улы Зөфәр Атнабаев беренчеләрдән хәрби яугирләр сафына басты һәм батырларча һәлак булды. Ә бүгенге көндә Әнгам Атнабаевның оныгы – Таһир Салават улы Атнабаев үз теләге белән илебезнең иминлеген сакларга китте. Аңа һәм барлык якташларга исән-имин Җиңү белән кайтуларын телик!
Бу көнне сүзләр, истәлекләр күп булды – һәм аларның һәрберсе урынлы иде. Иң мөһиме – җыелучылар аларны йотлыгып тыңлады, чөнки бирегә, югарыда әйтүемчә, шагыйрьне яраткан, хөрмәт иткән кешеләр җыелды.
Кичәне әзерләгән мәдәният бүлегенә, Балалар сәнгать мәктәбенә, тарих-крайны өйрәнү музеена, Үзәк китапханәгә, Мәгъдән Атнабаевка, район хакимиятенә зур рәхмәтләр яусын!
...Шагыйрьнең бик матур шундый шигырь юллары бар:
...Әрләсеннәр, әйдә, әрләсеннәр,
Тиле, тиле инде, дисеннәр.
Ул бәхетсез булды, бу дөньяга
Соңга калып туды, дисеннәр.
Соңга калып үлде, димәсеннәр,
Их, иртәрәк үлде, дисеннәр...
Менә шушы юлларга әдипнең бар кичерешләре, тормыш девизы сыйган сымак. Без барыбыз да бүген “Их, иртәрәк китте шул арабыздан яраткан Атнабаебыз!” – дип уфтанабыз, аны сагынабыз. Шигырьләрендә язганча, ул бу дөньяны матурларга туды һәм аны матурлап, гүзәлрәк итеп яшәде: әйтәсен – әйтте, язасын – язды, тапкыр сүзле, туры сүзле булды. Шуңа да Атнабай кебек кешеләр – үлемсез. Шуңа да без вафатына 25 ел үтсә дә, күзләрне яшьләндереп, аны юксынабыз. Чөнки ул туган халкы өчен яшәде, халкы өчен иҗат итте, аның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, халкы белән бергә янды,бергә көйде, туган иленең чын ватанпәрвәр улы булып яшәде һәм күңелләребездә мәңгелеккә шундый булып калды!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.