Форум кысаларында Уфада Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы ачылды. Форумның эшлекле чаралары да яңа ачылган Көрәш сараенда узды, ул иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү мөмкинлегенә ия.
17 октябрьдә республиканың Фехтование буенча спорт әзерлеге үзәгендә Русия Президенты Владимир Путин булды.
Фехтование буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Лира Грушина Уфадагы яңа Фехтование үзәге – күнекмәләр үткәрү һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык техник мөмкинлекләре булган заманча спорт комплексы, дип белдерде. Объект 1 октябрьдә файдалануга тапшырылды. Аның гомум мәйданы 6,2 мең квадрат метр, анда бер үк вакытта 250 кеше шөгыльләнә ала.
Фехтование үзәге “Русия – спорт державасы” халыкара форумы кысаларында фехтование буенча “Салават кылычы” беренче ярышларын кабул итте. Анда Русия, Үзбәкстан һәм Беларусь спортчылары катнашты.
Владимир Путин Фехтование үзәге мәйданчыкларын карады һәм спортчылар белән аралашты.
“Бу объект сезнең искиткеч спорт объектлары коллекциясендә энҗе бөртеге булачак”, – диде фехтование үзәген ачу тантанасында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Тантанада катнашкан Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев республикада спортка зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
“Башкортстан – спорт төбәге, монда спортка зур игътибар бирелә, моның өчен төбәк Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтлебез”, – диде ул.
Шул ук көнне видеоэлемтә режимында Русия Президенты Владимир Путин спорт объектларын тәкъдим итүдә катнашты, алар ил төбәкләрендә 2024 елда кулланышка кертелде. Алар арасында – Уфаның Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы һәм Нефтекамадагы яңа “Амфибия” спорт комплексы да бар.
Дәүләт башлыгы спорт объектларын төзүдә катнашкан барлык кешеләргә, шул исәптән төбәк җитәкчеләренә һәм шәхси инвесторларга, рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга Уфада Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын тәкъдим итте. Ил Президентына “Амфибия” бассейнлы күпфункцияле физкультура-сәламәтләндерү комплексы мөмкинлекләре турында Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов сөйләде.
Уфада Русия Президенты Владимир Путин Рима Баталова исемендәге республика спорт әзерлеге үзәгендә дә булды. Биредә махсус хәрби операция ветераннары өчен “Безнең заман геройлары” ярышлары узды. Аларда илнең сигез төбәгеннән – Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикалары, Пермь крае, шулай ук, Свердловск, Чиләбе, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән 60тан артык ветеран катнашты.
Дәүләт башлыгының ветеран спортчылар белән әлеге очрашуында, шулай ук, Президент ярдәмчесе Алексей Дюмин, илнең спорт министры Михаил Дегтярёв, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Турнирда катнашучылар Русия Президентына СВО ветераннарына күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Форумның төп вакыйгасы – Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы Совет утырышы һәм “Спорт – киләчәккә комплекслы караш” пленар утырышы булды, анда дәүләт башлыгы Владимир Путин катнашты. Бу утырышларда илнең спорт тармагына кагылышлы, шул исәптән БРИКС һәм ШОС илләре арасында спорт элемтәләрен ныгыту, махсус хәрби операция барышында яраланган һәм инвалидлык алган русиялеләрне реабилитацияләү, башка бик күп мөһим мәсьәләләр каралды.
18 октябрьдә Уфада “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын ачу тантанасы булды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, илнең спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш, шулай ук, әлеге спорт төре буенча Русия җыелма командасы лидеры, 2020 елда Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Миназова катнашты.
– Республикабызда күптән көтелгән чагу вакыйга – бик катлаулы корылманы эшләтеп җибәрәбез. Малайлар һәм кызлар биредә матур һәм мавыктыргыч спорт төре белән шөгыльләнәчәкләр, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе һәм мәртәбәле кунаклар шулай ук комплексның икенче чираты төзелешенә старт бирде. Бу тренажёр һәм гимнастика залларын, тренерлар һәм судьялар бүлмәләрен үз эченә алган 5,4 мең квадрат метр мәйданлы бина булачак.
Ишкәкле слалом комплексы Беларусь, Үзбәкстан һәм Казахстан, шулай ук, Русия төбәкләре спортчылары катнашлыгында “Курай төбәге” беренче халыкара ярышларны кабул итте.
Шушы ук көнне Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия – спорт державасы” XII халыкара форумы мәйданчыгында үтүче “Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсендә булды.
5 мең квадрат метр мәйданда үз экспозицияләрен барлыгы 100 катнашучы тәкъдим итте – Русия төбәкләре һәм илнең тармак компанияләре, шулай ук Беларусь Республикасы җитештерүчеләре.
Республика Башлыгы Олимпия факелының тарихына һәм үсеш этапларына багышланган Дәүләт спорт музее күргәзмәсендә дә булды, шулай ук Беларусь һәм “ZASPORT” спорт киемнәре җитештерүче Русия фабрикасы стендларын карады.
19 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышын уздырды.
Утырышны ачып, Максим Забелин республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән чараның мәртәбәле кунакларын сәламләде һәм Башкортстанның спорт тармагы үсешендәге төп өстенлекләргә игътибарны юнәлтте.
– Бу көннәрдә Уфада “Русия – спорт державасы” форумын үткәрү – республикабыз өчен зур мәртәбә һәм югары җаваплылык. Елның төп спорт чарасында Русия Президенты Владимир Путин катнашты, – диде Максим Забелин. – Форумның пленар утырышында дәүләт башлыгы физкультура һәм спортның халыкны саклау, һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру, Русия гаиләләренең иминлеген арттыру кебек мөһим бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертүен билгеләде. Бу юнәлештә без алга таба да мөһим стратегик бурыч-максатлар куеп эшләргә тиешбез!
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров “Русия – спорт державасы” халыкара форумы кысаларында кёрлинг буенча дөнья туры генеральный директоры Джо Вэлкли һәм Русиянең кёрлинг федерациясе генеральный секретаре Ольга Жаркова белән очрашты.
– Безнең республика Форум кысаларында кёрлинг буенча 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызларның катнаш командалары арасында Бөтенрусия ярышларын үткәрү мөмкинлеге алды. Шулай ук бу көннәрдә кёрлинг буенча ярышларның беренче этабы – “Суперлига” узды. Бу Русия өчен дә, дөнья спорты өчен дә уникаль проект. Ышанам, бөтенрусия ярышларыннан һәм Суперлигадан соң бу спорт төренә кызыксыну артачак, – диде Андрей Назаров.
Форумның спорт программасын Бөтенрусия җәяү йөрү көне тәмамлады, анда 25 меңнән артык кеше катнашты. Акция Русия Олимпия комитеты башлангычы белән үткәрелде. Трассаның озынлыгы 2024 метр тәшкил итте, ул иң озын урамнарның берсе – Уфаның Октябрь проспекты буйлап узды.
– “Русия – спорт державасы” форумы – тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә бурычлар формалаштыру, билгеле спортчылар белән аралашу мәйданчыгы ул. Болар барысы да кешеләрдә спорт белән шөгыльләнергә кызыксыну уята.
Мин Президентыбызга, Хөкүмәткә төбәккә зур ярдәм, башлангычларны хуплаганы өчен чиксез рәхмәтлемен. Форумны әзерләүдә һәм анда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу чараны без бик сыйфатлы һәм тиешенчә үткәрдек, дип саныйм, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Русия – спорт державасы” халыкара спорт форумы 2009 елдан бирле уздырыла, аны Мәскәү, Казан, Саранск, Якутск, Чабаксар, Доброград, Ульяновск, Түбән Новгород, Кузбасс һәм Пермь кабул итте. Уфадан эстафетаны Самара кабул итеп алды, 2025 елда форум анда узачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.