+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 октябрь , 22:10

Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!

Кырмыскалы районы үзәк китапханәсендә узган очрашуга җыелучыларны уртак максат берләштерә.

Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Кырмыскалы районы үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы редакцияләре тарафыннан оештырылган “Түгәрәк өстәл” форматындагы чарага район хакимияте җитәкчелеге, депутатлар, мәгариф өлкәсе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелып, “Илебезне саклаучыларга тагын ничек ярдәм итә алабыз?” – дигән темага фикер алышты.

Өлешләтә мобилизация игълан ителү белән, кырмыскалылылар бердәм булып Илебез сагына басты. Теге яки бу сәбәп белән мобилизациягә эләкмәгәннәр дә, Илебезне саклау ир-егетләр бурычы дип, үз теләкләре белән якташларына ярдәмгә юлланды. Әле дә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, байтак Кырмыскалы егетләре үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына юллана һәм җаваплы бурычны намус белән үти. Бу уңайдан Кырмыскалы районы республика күләмендә дә алдынгылар исәбендә. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки без – легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның варислары.
Җиңүне якынайту, якташ-яугирләргә ярдәм итү җәһәтеннән тылдагылар да актив эшчәнлек алып бара. Район үзәк китап­ханәсендә “Түгәрәк өстәл” форматында уз­ган очрашуда катнашучылар: Кырмыскалы районы хакимияте каршындагы Иҗтимагый палата рәисе, район үзәк китапханәсе директоры Светлана Дмитриева, запастагы чик сакчыларын берләштерүче “Граница” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Маннанов, Карлыман авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов, “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабы җитәкчесе, С. М. Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе китапханәчесе, туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмова, район үзәгендәге 2нче урта мәктәп директоры Марат Әбүбакиров, “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы Айрат Ярмөхәммәтов районда патриотик эшчәнлек, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, якташ яугирләргә ярдәм итү юллары турында фикер алышты. Шулай ук чарага күптән түгел махсус хәрби операция зонасыннан кайткан, Әфган сугышы ветераны Илһам Гаделшин чакырылды.

Каһарманлык үрнәге

Илһам Гаделшин гаиләсе белән Кырмыскалы авылында яши. Аңа Әфган сугышында да катнашырга туры килә. Бихисап медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз гомеренең бер өлешен контракт буенча хәрби хезмәткә багышлый. Махсус хәрби операция башлангач та, читтә кала алмый ул. Яше буенча ул мобилизациягә эләкми. Шуңа карамастан, 55 яшендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Илебез сагына баса. Башта өч ай контракт буенча хезмәт итеп кайтса, күпмедер вакыттан янә бер елга контракт төзеп, яудашларына ярдәмгә ашыга. Бер ел намуслы хезмәт итеп кайткан, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән яугир бүген район тормышында актив катнашып яши. Әлеге чарада чыгыш ясап, ул, тәү чиратта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бу алар өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.
— Анда барысы да кирәк. Өс киемнәрен генә алсак та, анда аларны юып, киптерү мөмкинлеге юк. Шуңа сез җибәргән әйберләрнең барысы да мөһим, — диде Илһам Фәрит улы.

Аналарча кайгыртучанлык белән

Агымдагы елның гыйнвар аенда Резида Әхтәмова һәм Гүзәлия Ямалетдинова тарафыннан оештырылган “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабының эшчәнлеге зур мактауга лаек. Тугыз ай эчендә махсус хәрби операция зонасына әллә ничә гуманитар ярдәм озатылган. “Ватцапп” месенджерындагы төркем­нәрдә 500дән артык кеше исәпләнә. Анда булганнар кул көче белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтә. Үзләренең эшчәнлекләре турында Резида Шамил кызы җентекләп сөйләде.
— Эшкә без узган елның декабрь ахырында тотындык, станоклар куйдык, кирәкле материаллар алдык, тәү чиратта, үзебез дөрес итеп маскировка челтәрләрен үрү, шәмнәр ясау технологиясен өйрәндек. Аллаһка шөкер, изге эштә ярдәм итүчеләр күп, барлыгы 50ләп пенсионер көн дә эшкә кебек йөри һәм кичкә кадәр хезмәт сала. Өч төркем маскировка челтәрләре үрү белән мәшгуль булса, эшчәнлек төрләре көннән-көн киңәя. Бу, башлыча, ел фасылына да бәйле. Салкынча вакытта блиндаж шәмнәре кирәк, җылы киемнәр, азык-төлек әзерлибез. Әле менә бер баш эре мөгезле мал һәм сарык бирәбез, диделәр, аларның итеннән тушенка әзерләячәкбез. Җәй көннәрендә кайнатмалар ясадык, дару үләннәре җыеп, мазьлар эшләп озаттык. Солдатларга барысы да кирәк. Мәктәп укучылары бирегә экскурсиягә килгәндә еш кына: “Солдатлар нәрсәгә мохтаҗ булуын сез кайдан беләсез?” — дип сорый. “Үзегезне солдат итеп һәм бер генә көн булса да кар базында яшәргә туры килде дип хис итегез, сезгә анда нәрсәләр кирәк булачак?” – дигән сорау бирәм. Барысы да кирәк һәм без шулар белән тәэмин итәргә тырышабыз.
Әле күптән түгел җилдә сүнми, 8 минут тирәсе яна торган шырпы ясый башладык. Бу эштә укучылар да, өлкәннәр дә ярдәмләшә. Бу шырпыларга ихтыяҗ зур.
Альфира Идрисова җитәкчелегендәге Кырмыскалы икмәк комбинатына рәхмәт, даими рәвештә тартмалап сохари бирә. Бал белән тәэмин итүчеләр дә бар. Шулай ук гос­питальләр өчен дә кирәк-яраклар озатабыз. Дәваланып чыккан солдатлар өчен дә, тәү чиратта, кирәкле әйберләр – эчке киемнәр, гигиена чаралары, бозылмый торган ризык тутырылган махсус рюкзаклар әзерлибез. Нәрсә эшли алабыз, барысын да булдырырга тырышабыз. Авыл биләмәләре ха­кимиятләре, Мәктәпара уку комбинаты, шәхси эшкуарлар, мәктәпләр, авыл халкы да бу эшнең бик мөһим булуын аңлап, зур ярдәм күрсәтә, — ди Резида Шамил кызы.
Әйе, Резида Әхтәмованың 45 ел гомере мәгариф өлкәсе белән бәйле. Бүген аның бихисап укучылары махсус хәрби операция зонасында. Укучылары аңа үзенең балалары кебек, шуңа ул алар турында аналарча кайгыртып, кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Ә күпме рәхмәт сүзләре белән видеоязмалар килә яугирләрдән, аларны караганда күзгә яшьләр тула. Яугирләрнең ихлас рәхмәтләрен ишетү аңа тагын да дәртләнебрәк эшләргә, башкаларны да үзе артыннан ияртергә көч һәм дәрт бирә.

Яугирләрнең гаиләләре – игътибар үзәгендә

Яугирләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә. Карлыман авыл биләмәсендә бу эшнең ничек оештырылуы турында Азат Әхмәтҗанов бәян итте. Әлбәттә, авыл халкы нинди генә проблема килеп туса да, тәү чиратта, авыл биләмәсе хакимиятенә килә. Әлеге вакытта яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү – эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрнең берсе.
— Гади генә эшләрдән башладык. Баштарак яугирләрнең гаиләләрен утын белән тәэмин итсәк, соңрак яугирләр өчен дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары күрелә башлагач, безнең өстә аны китереп бирү бурычы гына калды. Шулай да, кайвакыт утынны кисеп, ярып бирергә дә туры килә. Бу очракта авылдашлар ярдәмгә килә. Һәрбер мөрәҗәгать итүченең мәсьәләсен уңай хәл итәргә тырышабыз. Күптән түгел контракт буенча хезмәт итүче һәм каты яраланып госпитальдә дәваланучы егетнең әти-әнисе мөрәҗәгать итте. Коймаларын алыштырырга кирәк иде. Материалларны үзләре алды, без авыл егетләре – башлыча, чик сакчылары, диңгезчеләр белән җыелышып, берничә көндә иске коймаларны сүтеп, профнастилдан яңасын коеп куйдык.
Әле берничә көн элек кенә хәбәрсез югал­ган егетнең әнисе мөрәҗәгать итте. Улының хезмәт хакы да, башка ярдәм чаралары да әлегә килми, әнисенең пенсиясе дә әллә ни зур түгел. Ә монда газ корылмасы һәм башка җиһазлар сафтан чыккан. Ялгыз ананың бу эшләрне башкару мөмкинлеге юк. Алда — салкыннар, димәк, тиз арада чара күрергә кирәк. Газ корылмасы 70 мең сумнан артык тора. Шәхси эшкуар Дамир Йосыповка мөрәҗәгать иттем, ул берсүзсез ярдәм итәчәге турында белдерде. Газ корылмалары сатыл­ган кибеткә баргач, аның хуҗасы Альберт Баемов та изге эшкә кушылырга теләк белдерде. Шулай итеп, берничә көндә газ корылмасын алып, аны газчылар урнаштырып та бирде.
Кыскасы, бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Авыл биләмәсенә караган торак пунктларда мондый эшләрдә шәхси эшкуарлар да, “Хәрби туганлык” хәрәкәте активистлары да зур ярдәм күрсәтә. Барлык эшләрне бергәләп, сөйләшеп-киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкарабыз.
“Наш патриот” волонтерлар штабы белән бергә һәрбер авылда үзләренең волонтерлар хәрәкәте дә актив эшчәнлек алып бара. Күптән түгел “Кифая” кибете бинасында тагын бер нокта ачылды. Берничә хатын-кыздан торган ”Ышанычлы тыл” волонтерлар хәрәкәте үзенең эшчәнлеген быел җәй минем кабинетта башлап җибәргән иде. Бүген алар кибетнең бер бүлмәсендә егетләрнең аяклары өшемәсен өчен олтыраклар әзерләү белән мәшгуль. Шунысы куанычлы, эшләрне күмәкләшеп, өмә белән башкару йоласы безнең авылда бүген дә яшәп килә. Бердәм булуыбыз әлеге вакытта аеруча нык сизелә. Безнең егетләребез дә иңгә-иң куеп, бер сафта, юлбарыстай көрәшеп илебез иминлеген саклый, без дә шулай бердәм булып, Җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертәбез, — диде Азат Марат улы.

Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә

Чик сакчыларын берләштерүче “Граница” иҗтимагый оешмасының Кырмыскалы бүлекчәсе дә районда зур ватанпәрвәрлек эшчәнлеге алып бара. Рөстәм Маннанов җитәкчелегендәге оешма 300дән артык запастагы чик сакчыларын берләштерә. Тарихи вакыйгаларны, хезмәттәшләре турында истәлекне мәңгеләштереп, һәйкәлләр кую, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, шул исәптән Константиновка авылында кул көрәше буенча түгәрәк ачу булсынмы – хәрби туганлык әгъзалары һәр эшкә бердәм алына. Һәрбер авыл биләмәсендә активистлар бар, алар үз бурычларын зур җаваплылык белән башкара. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтүгә дә алар тәүгеләрдән булып алынды һәм бу эшне бик актив рәвештә алып бара. Рөстәм Фәйзрахман улы билгеләвенчә, баштарак акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәм итсәләр, соңгы вакытта аларның төбәк оешмасы адреслы ярдәм күрсәтә. Башлыча, техника һәм махсус җиһазлар: “УАЗ”, “Нива” автомобильләренә двигательләр, генераторлар, суыткычлар, пычкылар алып озаталар. Әле күптән түгел генә Илтуган һәм Урал авыллары егетләренең мөрәҗәгатьләре буенча мотоцикллар да илткәннәр.
Мондый ярдәмне махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Гаделшин үзе дә тойган. Ялга кайткан вакытта аңа командиры: мөмкинлек булса, “УАЗ” машинасы җибәрә алмаслармы, дип мөрәҗәгать итә. Ул, үз чиратында, әфганчыларга чыга һәм икенче көнне үк ветераннар акча җыюга тотына. Автомобиль әзер булып, юлга чыккач, ул командирына шалтырата һәм техниканы каршы алалар.

“Без берләшергә тиеш!”

Гомумән, эш бер көнгә дә тукталмый. Һәркем кулыннан килгәнчә Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша. Бихисап якташларыбыз бүген алгы сызыкта көрәшә. Һәлак булучылар турында хәбәрләрне ишетү бик авыр. Яраланып кайтучылар, реабилитация үтүчеләргә дә ярдәм күрсәтелә. Илебез сакчыларының гаиләләре дә игътибар үзәгендә. Чөнки яугирләр дә безгә зур ышаныч баглый: аларның якыннарын, балаларын авыр хәлдә калдырырга тиеш түгелбез. Авыр вакытта юаныч бирүче җылы сүз дә бик кирәк. Махсус хәрби операция безнең барыбызны да үзгәртте, чын тормыш кыйммәтләренең асылына төшендерде. Илебезнең көче бердәмлектә, бер-беребезгә ярдәмләшүдә икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Бөек Ватан сугышы елларында да тылның ышанычлы булуы Җиңү яуларга ярдәм иткән. Юклык заманында да гади халык: “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дип, үзеннән өзеп, фронтка озаткан. Без дә бүген бердәм булып, яугирләребезгә бар яклап ярдәм итәргә, яшь буынны ватанпәрвәрләр итеп, батырлар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Бу фикерләр түгәрәк өстәл форматында узган очрашуда кызыл җеп булып үтте.

“Яшьләргә дөрес тәрбия бирик!”

– Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөhим юнәлешләрнең берсе hәм бүгенге көндә иң мөhим бурыч­лардан санала. Бу эшне без югары дәрәҗәдә алып барырга тырышабыз, — диде 2нче Кырмыскалы урта мәктәбе директоры Марат Тимерҗан улы, әлеге мәгариф учреж­дениесендә бу эшчәнлекнең ничек оештырылуы турында сөйләгәндә.
Ул җитәкчелек иткән 2нче Кырмыскалы урта мәктәбе – үрнәк булырлык. Биредә узган елда Калганов исемендәге хәрби-патриотик клуб, “Шәйморатов сыйныфы” ачылды. Киләчәктә кадет сыйныфы ачу турында да уйланалар. Яугирләргә ярдәм итү буенча төрле акцияләр дә оештырылып тора биредә.
Мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” үткәрү, балаларны волонтерлык эшенә җәлеп итү кирәклегенә дә басым ясалды. Район тормышында актив катнашып яшәүче һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертүче Әфган сугышы ветераны, “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы Айрат Ярмөхәммәтов бу уңайдан үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Сөйләшү нәтиҗәле булсын!

Халык белән урындагы хакимият арасында күпер ролен үтәүче Иҗтимагый палата әгъзалары да гомум эшкә үз өлешен кертә һәм әлеге чарада яңгыраган теләк-тәкъдимнәр район хакимияте җитәкчелегенә дә җит­кереләчәк. Бердәм булсак, берләшеп эшләсәк, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә дә җиңелрәк булыр һәм Җиңү үзен озак көттермәс, дип ассызыклады Светлана Дмитриева, чарага йомгак ясап.
Гомумән, очрашу бик фәһемле һәм эчтәлекле булды. Фикер алышу барышында анда катнашучылар эш барышында килеп туган проблемаларны да тикшереп, аларны хәл итү юлларын билгеләде. Без уртак эш башкарабыз, киләчәктә дә шулай бердәм булып изге эшләрне дәвам итик, дигән теләктә таралышты “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Яугирләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: