+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 октябрь , 19:57

"Журналистика остаханәсе" проектының йомгаклау семинары узачак

Иртәгә Ярмәкәй районында «Журналистика остаханәсе» проектының көньяк-көнбатыш зонасы журналистлары семинары узачак.

"Журналистика остаханәсе" проектының йомгаклау семинары узачак
"Журналистика остаханәсе" проектының йомгаклау семинары узачак

Чарада Бәләбәй, Октябрьский, Туймазы, Дәүләкән шәһәрләре, Әлшәй, Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй районнары гәзитләре редакцияләре журналистлары, "Республика Башкортостан" нәшрият йорты, Башкортстан Журналистлар берлеге, Ярмәкәй районы хакимияте вәкилләре катнашачак.

Катнашучыларны бай укыту программасы көтә. Танылган һәм тәҗрибәле спикерлар журналистларны кызыклы һәм сыйфатлы материаллар язарга, нейрочелтәрләрдән дөрес файдаланырга, сыйфатлы фотографияләр ясарга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәчәк.

Быел бу - шәһәр һәм район гәзитләренең районара иҗат берләшмәләре журналистлары арасында йомгаклау семинары.

"Журналистика остаханәсе: сайт, социаль челтәр һәм принт" проекты Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: