+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 октябрь , 13:25

Этнотуризм буенча IV Халыкара форум узачак

27-29 октябрьдә Уфа шәһәрендә этнотуризм буенча IV Халыкара форум узачак, ул туристлык тармагы белгечләре өчен һөнәри дискуссия форматындагы мөһим вакыйга булачак.

Этнотуризм буенча IV Халыкара форум узачак
Этнотуризм буенча IV Халыкара форум узачак


Чараны Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Туризмны үстерү үзәге оештыра.

- Этнографик туризм туристлык эшчәнлегенең мөһим аспекты булып тора, ул игътибарны төбәкләрнең мәдәни һәм тарихи потенциалына юнәлтә. Уникаль туристик маршрутлар туристларны җәлеп итә, сәяхәтчеләрне мәдәният һәм көнкүреш мохитенә чумдыра, – дип шәрехләде эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Форумга бөтен Русиядән һәм якын чит илләрдән туристлык тармагы профессионаллары, этнографик һәм мәдәни оешмалар вәкилләре, практиклар җыелачак.

Чараның программасына пленар утырыш, "түгәрәк өстәл"ләр уздыру керә, аларда этнотурларны һәм этнографик юнәлештәге вакыйгалы чараларны оештыру, халык сәнгате кәсепләрен, этнотуризм нигезләре буларак, милли аш-суларны үстерү мәсьәләләре каралачак.

Форумның төп моментларының берсе «Ел маршруты» дип аталган Бөтенрусия туристлык премиясе финалы булачак. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, перспективалар турында фикер алыша, шулай ук, бу өлкәдә уңышлы хезмәттәшлек өчен яңа партнерлар таба алачак. 28 октябрьдә премия финалында проектларны тәкъдир итү булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: