+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 октябрь , 13:41

"Җиңү поезды" Уфага килде

23-24 октябрьдә Уфаның тимер юл вокзалында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында уникаль күчмә күргәзмә белән танышырга мөмкин. «Җиңү поезды» күргәзмә-музее 10-18 сәгатьләрдә эшли.

"Җиңү поезды" Уфага килде
"Җиңү поезды" Уфага килде

Бу - хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган максималь эффектлы, дөньяда беренче интерактив күргәзмә. 10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. Күргәзмә заманча технологияләр ярдәмендә тарихи чынбарлыкны тергезә. Былтыр музей хәрби трибуналлар турында яңа вагон белән тулыландырылды.

Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процесслары ярдәмендә бөтен дөнья нацист Германиясе һәм милитарист Япония явызлыклары турында белде. Быел Президент Владимир Путинның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәмендә уникаль экспозициянең интерактив версиясен эшләтеп җибәрелде. Аның өчен махсус 79 панорама, 158 интерактив элемент эшләгәннәр, экспонатларның 159 фотографиясен санлаштырганнар. Панорамаларга белгечләр экран һәм проекторлардан видеоларны интеграцияләгән.

- Әлеге поездның Уфага быел килүе аерым әһәмияткә ия. Быел Уфа 450 еллыгын билгеләде, ә 2020 елда шәһәргә "Хезмәт даны шәһәре" исеме дә бирелде. Бөек Ватан сугышында республика сәнәгате зур роль уйный. Безнең сугышчылар да, тыл эшчеләре дә Җиңүне якынайтырга зур көч сала.

Мин үзем дә картәтиләрнең сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлап үстем. Безнең буын әле шул рәвешле булса да сугыш елларына "кагыла" алды. Ә сезгә инде, кызганычка каршы, моның белән очрашу мөмкин түгел, чөнки ветераннарыбыз бармак белән генә санарлык калды. Әлеге күргәзмә сезгә шушы елларга әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Минем теләк - бүген сезгә шушы еллар турында күбрәк уйланырга мөмкинлек бирү. Безгә шушы тормышның нинди шартларда яулап алынганлыгы турында янә искә төшерерсез, - диде республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлитбирдин әлеге экспозиция белән танышырга килгән укучыларга.

Күргәзмә эшли башлаганнан алып анда Русия һәм Белоруссиянең миллионнан артык кешесе булган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: