+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 октябрь 2024, 09:33

"Ватанны саклаучылар" фонды СВО сугышчыларының 64 мең мөрәҗәгатен хәл иткән

"Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы узган елның 1 июненнән махсус операция ветераннарыннан һәм аларның якыннарыннан 68 мең мөрәҗәгать кабул иткән, шуларның 64 меңе хәл ителгән. Бу хакта Фонд җитәкчесе Гөлнур Колсарина матбугат конференциясендә белдерде.

"Ватанны саклаучылар" фонды СВО сугышчыларының 64 мең мөрәҗәгатен хәл иткән"Ватанны саклаучылар" фонды СВО сугышчыларының 64 мең мөрәҗәгатен хәл иткән
"Ватанны саклаучылар" фонды СВО сугышчыларының 64 мең мөрәҗәгатен хәл иткән

Спикер билгеләп үткәнчә, социаль координаторларга социаль гарантияләр, юридик консультация, медицина һәм психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Фонд эшенең тагын бер мөһим юнәлеше - СВО ветераннарын техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү: алар - югары технологияле протезлар, инвалид коляскалары, кул белән идарә ителә торган автомобильләр. Болар исәбенә, шулай ук, авыр яраланган ветераннарның торак урыннарын җайлаштыруны да кертергә мөмкин. Бүгенге көндә мондый эш 7 торак бинада башкарылган, 35е - чиратта.

Әлеге хезмәтне алу өчен махсус операциядә катнашучыга заявка рәсмиләштерү өчен «Ватанны саклаучылар» төбәк фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тернәкләндерүнең техник чараларына заявка рәсмиләштергәндә дә шундый ук тәртип.

- Беренче чиратта яугир үзе Фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, - диде Гөлнур Колсарина.

Автор фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас