Бүген Уфада "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы"ның иң күләмле вакыйгасы — “Киртәләрне җимереп” III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе үтә.
Форумның пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Анда ул 2025 елны Башкортстанда "Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы" дип игълан ителәчәген хәбәр итте.
Әлеге указ якын арада имзаланачак. Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, әлеге карарны кабул иткәндә генерал Шәйморатов ордены кавалерларының мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган. Тематик ел кысаларында тиешле чаралар планы эшләнәчәк.
Фото: башинформ