+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 октябрь 2024, 13:30

“Колясканың уңайлы булуы өчен тырышам”

Уфада "Торатау" конгресс-холында Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турындагы игътибар елындагы иң зур чараларның берсе – III "Киртәләрне җиңеп" Бөтенрусия форумы бара.

“Колясканың уңайлы етештерелеүе өсөн тырышам”“Колясканың уңайлы етештерелеүе өсөн тырышам”
“Колясканың уңайлы етештерелеүе өсөн тырышам”

Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне реабилитацияләүгә багышланды. Биредә бу өлкәдәге соңгы елларда уйлап чыгарылып корамаллар тәкъдим ителде, төрле "түгәрәк өстәл"ләр, семинарлар оештырылды.

2021 елның авгусында "Ишембай машиналар эшләү заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтенең җитештерү мәйданчыкларының һәркайсында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп функцияле, җайлы чит аналогларыннан калышмаган коляскалар җитештерү турында карар кабул ителә.

– Бу коляскаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тәкъдим итәбез. Бездә җитештерелгәннәрне үзең өчен уңайлы итеп көйләп була. 2015 елда җәрәхәтләндем, спортчы буларак, тырыштым һәм үзем, башкалар өчен уңайлы коляска уйлап таптым, - дип белдерде "Ишембай машиналар төзү" җаваплылыгы тар җәмгыяте белгече Мехроб Назаров.

Завод җитәкчесе Кирилл Данилин әйтүенчә, Мехроб Рөстәм улы тормыш сынауларын җиңергә тырышкан, спорт яратучы буларак, коляскаларның җиңел, уңайлы, шәхсән кулланучының таләпләренә тура китерерлек итеп эшләү өчен үзенең уй-фикерләрен әйткән һәм аларны җитештерүдә файдаланганнар да. Иң мөһиме – бу коляскаларны файдаланган кешенең аны үзаллы куллана алуы турында кайгыртканнар.

Тулырак: https://bashgazet.ru/articles/0905/2024-10-24/kolyaskany-u-ayly-eteshterele-e-s-n-tyrysham-3982826

Автор:Резида Валитова
Читайте нас