+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 октябрь 2024, 16:21

Төбәк атлары күргәзмәдә җиңде

Башкорт атлары "Атлы Русия" күргәзмәсендә призлы урыннар яулады.

Төбәк атлары күргәзмәдә җиңдеТөбәк атлары күргәзмәдә җиңде
Төбәк атлары күргәзмәдә җиңде

«Башкорт аты» халыкара фестивалендә беренче урынны яулаган "Алан" кушаматлы башкорт токымлы айгыр урындагы токымлы атларның Бөтенрусия конкурсында чемпион булды.

Атлар 11-13 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Мaxima Stables ат спорты комплексында узган «Атлы Русия» Халыкара күргәзмәсендә катнашты. Конкурс ике этапта узды. Беренчесендә барлык атлар да зоотехник эксперт бәяләвенә (бонитировкага) тәкъдим ителде. Икенче этап ринг-чыгарылыш булды, анда хөкемдарлар 10 баллы шкала буенча типны, экстерьерны һәм ат хәрәкәтенең сыйфатын бәяләде.

Төбәк атлары лаеклы чыгыш ясады һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Әйтик, Хәйбулла районыннан "Алан" кушаматлы (хуҗасы - Илгиз Таҗетдинов) айгыр 3нче урынны алды; Иглин районыннан Хәсән Идиятуллинның крестьян-фермер хуҗалыгыннан "Красавчик" - икенче урында.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас