+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 октябрь 2024, 02:30

"Әтигә иң катгый җәза бирегез!"

Июльдә Уфада балконыннан егылып төшеп һәлак булган хатынның кызы Виолетта үтерүдә гаепләнүче әтисе өчен мөмкин булган кадәр иң кырыс җәзаны сорый.

"Әтигә иң  катгый җәза бирегез!""Әтигә иң  катгый җәза бирегез!"
"Әтигә иң катгый җәза бирегез!"
Бу хакта ул журналист Елена Погребижскаяга биргән интервьюсында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 13 июльдә Уфаның Сипайлово бистәсендәге Баязит Бикбай урамында булды. Тикшерү версиясе буенча, Владимир хатыны Регина белән бишенче каттагы фатирында ачуланышкан һәм аны балконнан этеп төшергән. 8 көннән соң хатын хастаханәдә вафат була. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Журналистның Виолеттаның әтисе өчен нинди җәза теләве турындагы соравына кыз "максималь җәза" дип җавап бирде.

- Әтиемне әниемне үтергән өчен катгый режим буенча утыртырга телим. Максималь күпме бирсәләр, шулкадәр булсын. Дөресен генә әйткәндә, 8 ел икән, димәк, 8, 12 икән - 12 ел утырсын. Әмма төгәл УДО түгел, өй аресты түгел, квалификацияне үзгәртү түгел, мине болар канәгатьләндерми, — диде кыз.

Виолетта сүзләренчә, Владимир әнисен дә, аның үзен дә кечкенәдән кыйнаган, эш Регинаның сөякләрен, борынын сугып сындыруга кадәр барып җиткән. Кызның сүзләренә караганда, аның әтисе еш эчкән.

Виолетта үч алырга теләмәвен, ә бары тик гадел судка ирешергә омтылуын билгеләп үтте, йомшак хөкем карары булса, апелляциягә бирәчәген хәбәр итте.

- Утырту мөмкинлеге 50гә 50. Әгәр йомшак хөкем карары була һәм ул чыга икән, "Б" планы бар. Судларга апелляция бирәчәкмен, бу хакта мәгълүмат чараларында тагын да күбрәк сөйләячәкмен. Мировой судка, Прокуратурага барачакбыз һәм бу хәлдә башкарылырга тиешле барлык дәүләт гамәлләрен башкарачакбыз, - дип хәбәр итте кыз.

Аның, шулай ук, 4 яшьлек сеңлесе бар. Ул коточкыч көнне бала фатирда булган, бөтен хәлне күргән. Виолетта сүзләренчә, ул сеңлесен үз карамагына алган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас