+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Яңалыклар
24 октябрь 2024, 11:35
Уфаның 450 еллыгына янә бер бүләк!
"Академизмнан импрессионизмга. XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы пейзажы һәм портреты Третьяков галереясе җыентыгыннан" күргәзмәсе М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда уза.
Уфаның 450 еллыгына янә бер бүләк!
Ул Уфаның 450 еллыгына багышланган. Аның башлангычында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тора. Бу башлангыч Третьяков галереясе генеральный директоры Елена Проничева тарафыннан хупланды.
- Нестеров исемендәге музей залларында Третьяков галереясе күргәзмәсе оештырылу - Уфаның 450 еллыгына тагын бер бүләк һәм Башкортстан башкаласының мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе. Безнең мәдәният өлкәсендәге эш принцибы - югары сәнгатьне һәркемгә аңлаешлы итү, һәм бу экспозиция - моның яхшы үрнәге.
Ай ярым дәвамында безнең халыкның Мәскәүгә чыкмыйча гына урыс рәсем сәнгате мәктәбенең чын шедеврларына кагылу мөмкинлеге булачак. Безгә балачактан билгеле булган картиналарның төп нөсхәләрен анда үз күзләребез белән күрергә мөмкин. Бу - чыннан да, уникаль вакыйга, ул безнең партнерлык һәм Русиянең һәм дөньяның төп музейларының берсе белән дуслык нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Күргәзмә 31 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр узачак.
Бу хакта тулырак
https://pravitelstvorb.ru/news/25308/
сылтамасы аша белергә була.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"