+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 октябрь 2024, 08:17

Вузара кампус - яңа идеяләрне тормышка ашыру урыны

Бүген республикада янә бер фәнни форум ачылды.

Вузара кампус - яңа идеяләрне тормышка ашыру урыныВузара кампус - яңа идеяләрне тормышка ашыру урыны
Вузара кампус - яңа идеяләрне тормышка ашыру урыны

"Бүген Уфада бөтен Русиядән галимнәрне берләштергән, республикабызның казанышларын күрсәтүче форум старт алды. Вузара кампуста Башкортстанның университетлары һәм фәнни оешмалары булдырган эшләнмәләр күргәзмәсе уза.

Биредә аортаның 3D-моделе, пилотсыз очкычлар һәм алар өчен электр двигательләре, уникаль каучуклар һәм катализаторлар, таркала торган биополимер композитлар, органик материаллар электроникасы нигезендә элементлар макеты һәм башка экспонатлар тәкъдим ителгән.

Форумның эшлекле мәйданчыкларында панель дискуссияләр эшли башлады. Биш ел элек Евразия НОЦы 12 катнашучының эшчәнлеген координацияләгән иде. Бүген бу сан 3 тапкырг артты - алга киткән проектларны 39 резидент гамәлгә ашыра.

НОЦ эшчәнлегендә 6 федераль проект, 18 яшьләр лабораториясе һәм 20дән артык белем бирү программасы бар. Башкортстан ил субъектларының фәнни-технологик үсеше рейтингы лидерлары унлыгына керә", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас