Нәрсә ул яшьлек? Яшьлек – кеше тормышында могҗизалы бер чор, тормыш энергиясе ташып торган чак. Бу – чиксез мөмкинлекләр, сәяхәтләр, фантазиянең иҗади очышы, яңа тәэссоратлар алу, алга бару вакыты. Бу – эзләнүләр, ачышлар һәм иң кыю өметләрне гамәлгә ашыру, олы тормышка аяк басу чоры, дияр берәүләр. Икенчеләр исә яшьлек – күркәм чор, анда көчле ташкынга эләккән сыман, тормыш агымы шәбәя, яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачыла, аерым бурычлар барлыкка килә, җаваплылык арта, киләчәгең турында тирәнрәк уйлана башлыйсың. Бу – кеше буларак формалашу чоры, дияр. Әйе, яшьлек – кеше гомеренең бик кыска, шул ук вакытта аның тормышының киләчәген булдыручы иң мөһим еллары. Шуңа да аны матурлык, зирәклек, шаянлык һәм хыялыйлык белән дә бәйлиләрдер. Ә безнең татар яшьләре нинди соң? Гомумән, республика татар яшьләре бүген ничек яши? Аларның киләчәге нинди?
Февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда Татар яшьләре көнен билгеләү идеясен хуплаган иде. Сентябрьдә моңа бәйле “Белем могҗизалары” форумы үтте. Ул республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды. Чарада катнашкан яшьләр Башкортстанда үсеш өчен мөмкинлекләр, социаль проектлар төзү, медиа-киңлекләр нәтиҗәлелеге, нейросетьләр куллану һәм башка заман алымнары турында аралашты. Ә 26 октябрьдә Татар яшьләре көне кысаларында “Милләт киләчәге” форумы узачак. Бу юлы яшьләр Уфа “Нур” татар дәүләт театрында очрашачак.
– Башкортстанда татар яшьләре көннәре 18 ел үткәрелмәде. Соңгы мондый чара 2006 елда булган иде. Республика Башлыгы белән очрашуда без шундый тәкъдим белән чыктык һәм аның ярдәмен сорадык. Радий Хәбиров безнең идеяне хуплады һәм бу эшне Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына йөкләде. Комитет Башкортстан татар конгрессы белән берлектә “Белем могҗизалары” форумын үткәрде. Без делегатлар сайлауда һәм оештыру эшләрендә ярдәм иттек. Анда яшьләргә әлеге заманда тормышта үз урыныңны табуда бик күп файдалы мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, ничек грантлар алырга, социаль проектларда катнашырга кирәклеге турында сөйләнелде. Бездәге яшьләр комитетының нинди юнәлешләр буенча эшләве турында да сүз булды. Ә хәзер инде “Милләт киләчәге” форумын үткәрәчәкбез. Бу элекке “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшен яңадан тергезү дә булып тора, – диде чараны оештыручыларның берсе Зәлия Ахунова.
Әлеге форумга бөтен республикадан татар яшьләре киләчәк. Чараның төп максаты – Башкортстанда яшьләр белән эшләүчеләрне таныштыру. Мәсәлән, Дәүләт җыелышы-Корылтайда Яшьләр иҗтимагый палатасы бар. Шулай ук, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты. Форумда шушы комитет вәкилләре белән дә аралашу булачак. Төп белгеч Ләйсән Рабаданова республикада яшьләр үсеше турында чыгыш ясаячак. Ватанпәрвәрлек, СВОга ярдәм итү буенча Башкортстанда нәрсәләр эшләнүе турында да чыгышлар яңгыраячак.
Форум башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән дә таныштыра. Мәсәлән, Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге эшчәнлеге белән белгеч Гөлнара Хөснетдинова таныштырачак. Ә Башкортстанның татар яшьләре журналы “Тулпар” турында яшь белгеч Розалия Мирзаханова сөйләячәк.
Чарада, шулай ук, яшьләр белән эшләүче бизнес вәкилләре дә катнашачак. Алар инде бүгенге базар шартларында миллилекне югалтмыйча, киресенчә, аның ярдәмендә үсеп булуын аңлатса, мөслимәләр динебезне саклау, аны киләчәк буынга җиткерү турында сөйләячәк.
– Шуны алдан ук әйтәсебез килә: чарада чыгышлар күп булса да, без отчет тыңламаячакбыз. Кыска гына чыгышта аларның киләчәккә планнары, максатлары ачылырга тиеш. Теләгебез – яшьләрне арытмыйча, кыска гына вакыт эчендә кызыксындырган сорауга җавап алу, – ди Зәлия Рәфис кызы.
Пленар өлешнең икенче бүлегендә Башкортстанның бөтен татар оешмаларының җитәкчеләре белән танышу булачак. Республикада бу җәһәттән Башкортстан татарлары автономиясе дә, вәкиллек тә, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” оешмалары, Мәҗит Гафури фонды да бар. Гомумән, мондый оешмалар бик күп. Алар да кыска гына вакыт эчендә сәхнәдә үз чыгышлары белән истә калыр, дип көтелә.
– Бу ни өчен кирәк, дигән сорауга җавап эзләгәндә, яшьләребез шундый оешмалар барлыгын белсен, аларның җитәкчеләре белән танышсын өчен шушы очрашуны үткәрергә булдык.
Өченче өлештә республикадагы күренекле яшьләрне күрсәтәсебез килә. Монда күбрәк районнарда яшәүчеләр, мөһим эшләрдә катнашучы үрнәкле гаиләләр, эшкуарлар, депутатлар белән танышачакбыз. Уфада, шулай ук, “Квартирник” һәм “Заман” яшьләр клублары эшләп килә. Аларның җитәкчеләре белән дә очрашасыбыз килә. Шулай ук, блогерлар белән дә бик җанлы аралашу көтелә.
Шуны да билгеләп үтәсем килә: “Азатлык” татар яшьләре берлегенең ветераннары да бар бит. Чарага аларны да чакырдык. Аларга исә: “Татар яшьләре берлеге тормышыгызда нинди роль уйнады?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу да кыска гына вакыт эчендә тарихны искә төшерү, шулай ук алардан үрнәк алу өчен кирәк,– ди Зәлия ханым.
Чараның тагын да бер үзенчәлеге – аның кысаларында мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм 2025 елга “Азатлык” татар яшьләре оешмасының эш планы белән танышу. Бу чараның рәсми өлеше булса, арытаба “түгәрәк өстәл”ләр узачак. Анда яшьләр төрле өлкәдә милләттәшләрен үстерү буенча фикер алышачак. Мәсәлән, берсенә укытучылар чакырылган. Анда авыл, шәһәр, вуз укытучылары үз алымнары белән Башкортстанда татар телен укыту, телгә мәхәббәт уяту буенча сөйләшәчәк. Бу да яшьләргә үзара аралашу, танышу, тәҗрибә туплау өчен файдалы булачак.
Ә соңрак “Нур” театры үз программасы белән чыгыш ясаячак. Анда яшьләр белән бергә җырлаячакбыз, ниндидер бию алымнары өйрәнәчәкбез һәм милли уеннарны тергезү буенча чараларда катнашачакбыз.
Әлеге чараның “Нур” татар дәүләт театрында үтүе дә очраклы түгел. “Нур” – Башкортстан татарларының яратып йөргән театры, аларны берләштерү учагы. Анда килеп керү белән милләтебезнең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланасың. Чыннан да, театр бинасыннан миллилек бөркелеп тора. Бүгенге татар яшьләренең кайберләре, бәлки, әлеге театрга килгәне дә юктыр. Бу чара аларны шушы милли мохиткә җәлеп итү өчен бер сәбәп тә булачак.
– Чараны үткәрүнең иң мөһим максаты – мөрәҗәгатьләр кабул итү. Мәсәлән, һәр районда “Азатлык” татар яшьләре берлегенең башлангыч оешмаларын төзү. Һәрбер районда, шәһәрдә үзләренең оешмалары барлыкка килсә, татар яшьләренең үсешенә бу зур этәргеч булыр иде. Анда укытучылар да, эшкуарлар да, студентлар да бар бит. Шул рәвешле татар хәрәкәте җанланыр иде, – ди оештыручы.
Бүген милләтләр дуслыгы, бердәмлегенең никадәр мөһим булуын барыбыз да яхшы аңлый. Республикада төрле милләт яшьләре берләшеп, шундый оешмалар төзеп, ә соңрак үзара тәҗрибә белән дә уртаклашса, никадәр матур күренеш булачак. Чөнки көчебез – бердәмлектә!
Гөлия Гәрәева.