+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 Октября 2024, 08:55

"Чиста су" проекты буенча Башкортстан алда бара

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайның ундүртенче утырышында катнашты.

"Чиста су" проекты буенча Башкортстан алда бара"Чиста су" проекты буенча Башкортстан алда бара
"Чиста су" проекты буенча Башкортстан алда бара
Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыгының эшчәнлек йомгаклары һәм үсеш перспективалары турындагы отчет көн тәртибенең төп мәсьәләсе булды, аны министр вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова тәкъдим итте.

Төбәкнең торак-коммуналь комплексы 18 меңнән артык күпфатирлы йортны, 1,6 мең казанлыкны, 4 мең км җылылык челтәрен, 16 мең км су белән тәэмин итүне, 4 мең км канализацияне, шулай ук 517 үзәк җылылык пунктын, 77 чистарту корылмасын үз эченә ала. Коммуналь инфраструктураның тузу дәрәҗәсе - 54 процент.

Быел күпфатирлы 720 йортта капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Уфада, Аскын, Иглин, Чишмә һәм Стәрлебаш районнарында 39 йортның 119 подъезды ремонтланган. Киләсе елда 598 йортка капиталь ремонт ясалачак.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең төбәк программасы ярдәмендә үткән елдан 21 объект реконструкцияләнгән. Алдагы елда Башкортстан бу юнәлеш буенча яңа федераль проектта катнашырга планлаштыра.

143 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Киләсе елга планнарда - 113 ишегалдын тәртипкә китерү.
Республиканың барлык муниципалитетларында тышкы яктырту системасын яхшыртуга төбәк бюджетыннан быел 200 млн сум юнәлтелгән.

Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, Башкортстан «Чиста су» федераль проекты кысаларында җәлеп ителгән акчалар күләме буенча Идел буе федераль округында - беренче, илдә сигезенче урынны алды. Әйтик, быел Бөре, Кыйгы, Кушнаренко, Туймазы, Чишмә районнарында һәм Уфада су белән тәэмин итү объектлары тәртипкә китерелгән.

Территорияләрне үстерү фонды программалары буенча 75,7 км инженерлык челтәрен һәм 31 инфраструктура объектын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә төбәкнең 1,2 млн кешесе өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырган. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер.
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас