Октябрь уртасы Иске Янъегет мәктәбе укучылары Наилә Йосыпова, Әминә Фәйзрахманова һәм Камилла Шакировага зур шатлык алып килде: алар “Хәзинә Тур” туроператоры стипендиатлары булды! Район хакимиятендә аның башлыгы Алексей Горбачев катнашлыгында Комил Сираҗетдинов аларга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды.
Кем соң ул Комил Сираҗетдинов? Балалар аны яхшы белә: Комил Олим улы — Краснокама районы хакимияте башлыгының иҗтимагый мәсьәләләр буенча киңәшчесе, эшкуар гына түгел, туган мәктәбенең еш кунагы, Иске Янъегет авылына һәрдаим булышучы, уку, спорт алдынгыларына стипендияне булдыручы да.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Алексей Горбачев районда “Атайсал” проекты кысаларында күп эшләр башкарылуын, шул исәптән, укуда югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Район хакимияте башлыгы Иске Янъегет мәктәбе укучыларының югары белемле булуын ассызыклады һәм укучыларга мондый ныклы белем бирүдә мәктәп педагогларының роле зур булуын билгеләде. Комил Сираҗетдинов та үз вакытында биредә белем алган.
– Мин эшкуар булып китү белән үземнең күптәнге идеямне тормышка ашыра башладым – 2012 елда туган мәктәбемдә укуда, спортта, иҗтимагый тормышта иң яхшы укучыларга стипендия булдырдым. Бу балаларга яңа үрләр яулар өчен өстәмә этәргеч дип саныйм. Шунысы сөенечле: тырыш, максатчан балалар бик күп, ә инде алар арасыннан иң яхшыларын педагогик совет билгели, — ди Комил Олим улы.
Шулай итеп, озак еллар дәвамында Комил Сираҗетдинов туган мәктәбенә ярдәм итеп килә. Бу проект Иске Янъегет мәктәбендә 2012 елдан бирле гамәлдә. Беренче елларда стипендия бер укучыга гына бирелсә, хәзер инде өч укучыга: кече, урта һәм өлкән сыйныф укучыларына тапшырыла.
Мәктәп директоры Диләрә Нуриәхмәтова әйтүенчә, стипендиатларның һәркайсы бу бүләккә лаек. Әйтик, Наилә Йосыпова өченче сыйныфта гына укый, әмма тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә. Бишенче сыйныф укучысы Әминә Фәйзрахманова да укытучыларын һәм әти-әнисен сөендереп кенә тора, “яхшы” билгеләренә генә укый, төрле конкурсларда актив катнаша. Җиденче сыйныф укучысы Камилла Шакирова да зур тырышлыгы белән аерылып тора: яхшы укый, мәктәп тормышында актив. Укучылар үзләренең стипендиягә ия булуларына бик сөенде. Менә шундый шатлык, җылы эмоцияләр бүләк итте аларга Комил абыйлары.
Эшкуарлар, хәленнән килгәннәр элек-электән туган җиренә, халкына булышкан, җәмгыятькә файда китергән. Комил Сираҗетдиновның да бу гамәле мактауга лаек.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.