+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 октябрь 2024, 14:30

Әнвәрнең хәле ничек?

Әнвәр Нургалиевның дәваханәгә керүе турында язган идек. Хәлләре ничек икән?

Әнвәрнең хәле ничек?Әнвәрнең хәле ничек?
Әнвәрнең хәле ничек?
Җырчы сторислар аша элемтәгә чыккан. «Дуслар, менә икенче көнем үтеп бара. Әлегә тикшеренүләр узабыз. ФГС, ЭХО булды, хәзер коронаграфияне көтәм. Әле иртәнге ашка төшеп барам, берәр ботка алам. Әлегә ашарга ярый, диделәр. Операция төштән соң билгеләнгән. Хәерле җомгалар белән», – ди ул.

Әнвәр Нургалиев табибларны да мактаган. «Бигрәк яхшы табиблар туры килде. Артист булганга түгел, алар мине танымады да. Терапевт, кардиологка күренгәч, алар бирегә тикшеренергә җибәрделәр. Кардиоүзәктә дә табиблар бик әйбәт, борчылалар, тикшерәләр. Монда һәр кешегә мөнәсәбәт шундый. Миңа комментарийларда да, ул табиблар йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыра, дип язалар», – дип сөйли артист.
 
Тизрәк савыгып чыгарга язсын!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас