Без – Октябрьнең
Йолдызчыклары!
Ленин бабайның
Шат оныклары!
Минем яшьтәгеләр һәм миннән өлкәнрәкләр безнең чордагы башлангыч сыйныфлар өчен уку китабындагы әлеге дүртьюллыкны яхшы хәтерли торгандыр. Аның янәшәсенә төшерелгән биш почмаклы йолдыз рәвешендәге октябрят значогына һәм өстәл артында эшләп утыручы Ленин бабай сурәтенә карап, тәэсирләнеп, үзебезне дә кечкенә йолдызчыклар сыман хис итә һәм, әлбәттә, бөек Ленинга охшарга, аңа лаек булырга тырыша идек. Әлеге инану, идеология көче безне һәм ничәмә-ничә буынны дәүләтнең лаеклы гражданнары, илнең чын патриотлары булырга, фидакарь хезмәттә уңышларга ирешеп, уртак Ватаныбызның куәтләрен арттырырга өндәде, этәрде дә инде!
Әлеге уку китабындагы тагы да шундый юллар хәтердә уелып калган:
Без – Октябрьдә туганбыз,
Без – Октябрь баласы!
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы!
Әлеге ике дүртьюллык бүгенге язмам герое, күренекле галим, философия фәннәре докторы, профессор, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, журналистларның остазы булган оста публицист, абруйлы шәхес Октябрь Кәли улы Вәлитовка да туры килә генә түгел, аның барлык асылын да билгели, ачып сала кебек. Әйе, ул – исеменнән алып, җисеменә кадәр Октябрь улы!
Бөек Октябрь инкыйлабына 17 ел гына үткән көннәрдә, 1934 елның 25 октябрендә, Күгәрчен районының Күгәрчен авылында гади колхозчы тормышы алып барган Маһибәдәр һәм Кәлимулла Вәлитовларның 9 балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Октябрьгә әлеге исемне бирү заман шаукымы белән бәйле була, билгеле. Улына әлеге исемне кушып, Кәлимулла абзый халыкны изүчеләр сыйныфы басымыннан азат иткән Октябрь инкыйлабына хөрмәт билгесе күрсәтергә дә, беренче варисының аның идеалларына тугры булып, зур дәрәҗәләргә ирешүен, үз иленең лаеклы һәм данлыклы улы булып танылуын күрергә дә теләгәндер, мөгаен. Исем кешенең җисемен дә билгели, диләр: бу җәһәттән Кәлимулла абзыйның юраганнары тулысынча чынга ашты! Әти-әни үрнәгендә ныклы хезмәт тәрбиясе алып, әле мәктәптә укыган елларында ук комбайн штурвалы артына утырган, 1954-57 елларда өч ел Тын океан флотында Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, капитан дәрәҗәсенә ирешкән уллары 65 елга сузылган хезмәт юлында нинди генә эш, җаваплы вазыйфалар башкармасын, тигезлек, гаделлек, ватанпәрвәрлек, фидакарьлек идеалларын алга сөрүче Ленин тәгълиматларына да, һәрвакыт гомумхалык файдасына эшли торган Октябрь рухына да, кирәк чакта инкыйлаблар ясарлык лидерлык сыйфатларына да һәрвакыт тугры калды. Һәм нинди генә хезмәт, вазыйфа башкармасын, аның Октябрьлеге һәрвакыт үзен сиздереп торды. Бәлки, шуңа күрә дә Октябрь Кәли улына тормышта эшнең һәрвакыт җаваплысын йөкләделәр, иңнәренә бүрәнәнең һәрвакыт авыр башын салдылар. Һәм ул бервакытта да сынатмады, сынмады, сыгылмады.
1957-62 елларда Башкорт дәүләт университетының (хәзер Уфа Фән һәм технологияләр университеты) тарих-филология факультетын тәмамлаган ярыйсы ук тормыш тәҗрибәсе булган яшь, өметле белгечне ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетына пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Биредә Октябрь Кәли улы дүрт ел хезмәт сала, аннан соң аны КПССның Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбенә белемнәрен арттыру өчен җибәрәләр. Югары партия мәктәбеннән тиешле белем белән коралланган Октябрь Вәлитов 1968 елда КПССның Башкортстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегенә лектор вазыйфасына кайта. Әлеге вазыйфада 13 ел эшләү дәверендә ул 1968-75 елларда читтән торып Ленинград дәүләт университетын, андагы аспирантураны тәмамлый, “тарих фәннәре кандидаты” гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1981 елда зур гыйльми багажы һәм дәүләт органнарында тиешле эш тәҗрибәсе булган төпле белгечне тагы да җаваплырак вазыйфага үрләтәләр – СССР Министрлар Советы каршындагы Матбугатта дәүләт серен саклау буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенлиләр. Шулай итеп, 11 ел дәвамында Октябрь Кәли улы Башкортстан буенча баш цензор вазыйфасын башкара. 1992-96 елларда исә ул Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат азатлыгын яклау буенча дәүләт инспекциясен җитәкли.
Җаваплы дәүләт эше белән бергә даими гыйльми тикшеренүләр алып баручы галим Октябрь Вәлитов бу елларда фән өлкәсендә дә шактый зур хезмәтләр башкарырга өлгерә. Гомумән, бүгенге көндә 36 монография, уку китабы һәм пособиесе, 600дән артык гыйльми мәкалә авторы булган Октябрь Кәли улының тарих, философия, социология, журналистика, политология фәннәренә керткән өлеше бәяләп бетергесез!
Бәлки, нәкъ әнә шул фәнни эшчәнлеккә омтылышы гаять көчле булганга күрә дә, 1996 елда ул үзен тулысынча әлеге өлкәгә багышлый һәм Башкорт дәүләт университетының Хокук институты доценты вазыйфасына эшкә күчә. Ләкин Октябрь Кәли улы өченме соң инде ике кулга бер эш дип, фән өлкәсендә генә казынып утыру?! Университетка эшкә килү белән моңа кадәр өч дистә елга якын югары дәүләт органнарында җаваплы вазыйфалар башкарган булдыклы җитәкчене бер үк вакытта БДУ нәшриятына директор итеп тәгаенлиләр. Ә инде 2000 елда Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалын оештыру мәсьәләсе килеп тугач, бу эшне фәкать Октябрь Вәлитов җитәкли һәм җиренә җиткерә алачак дип, аны әлегә исеменнән башка бернәрсәсе дә булмаган филиалга директор итеп юллыйлар.
– Нефтекама филиалын чын мәгънәсендә буш урында булдырдык. Хөкүмәт карары чыккан һәм мин тәүге директоры итеп тәгаенләнгән 2000 елда БДУның Нефтекама филиалының базасы юк дәрәҗәсендә иде. Эшне элекке мәктәп бинасында башлап җибәрдек һәм биш ел дигәндә филиалны Башкорт дәүләт университеты структурасында гына түгел, ил күләмендә күп җәһәттән иң абруйлы уку йортлары югарылыгына күтәрә алдык. Әлбәттә, җиңел булмады. Тәүдә, төпле, ышанычлы белгечләрне җәлеп итеп, көчле коллектив тупланды. Бер үк вакытта уку йортының матди-техник базасын яңарту, яхшырту, заманча таләпләргә яраклаштыру буенча колачлы эш җәелдерелде. Рәхмәт, бу җәһәттән республика Хөкүмәте дә, БДУ җитәкчелеге дә, Нефтекама һәм якын-тирә шәһәр-районнар хакимиятләре дә һәрдаим ярдәм кулы сузды. Нәтиҗәдә, танымаслык булып үзгәреш кичергән филиалның, төп корпусыннан тыш, башка укыту биналары, башкаладан җәлеп ителгән абруйлы галимнәрне яшәтү өчен үз кунакханәсе, студентлар өчен тулай торагы, шөгыльләнү өчен бай китапханәсе, спорт һәм тренажерлар заллары, мәдәни-күңел ачу үзәге һәм башка бик күп мөһим объектлар һәм уңайлыклар барлыкка килде, – дип искә ала ул елларны Октябрь Кәли улы бүген.
Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалын Октябрь Вәлитов җитәкләгән 2000-17 елларда уку йортының эшчәнлеге, тормышы, уңыш-казанышлары минем дә күз алдымда булды. Беренчедән, ул вакытта яшь журналист буларак, яшьләр тормышын яктыртуым һәм Нефтекама филиалында һәрвакыт кызыклы яңалыклар булу гел генә анда алып килсә, икенчедән, ярты гомерен матбугатка багышлаган Октябрь Кәли улы үзе дә журналистлар белән һәрвакыт тыгыз хезмәттәшлек итте. Шуңа Нефтекама шәһәренә ул елларда еш бара идек, уку йортының ни рәвешле федераль югарылыкка күтәрелүен дә үз күзләребез белән күрдек. Биредә, әлбәттә, аның элекке легендар директоры Октябрь Кәли улының хезмәте бәһаләп бетергесез!
Хәтердә, 2005 елның язында Нефтекама шәһәренә, БДУ филиалы оештырган “Студент язы” фестивален яктыртырга юлладылар. Юл ерак булганлыктан, уку йортына эш сәфәребез... бәдрәф бүлмәсеннән башланды. Кердек тә, ялгышмадык микән, дип, артыбызга борылдык. Чөнки мондагы чисталык, пөхтәлек, тәртип ул елларда БДУның Уфадагы төп корпусындагы бәдрәфләрдә булу түгел, төшкә керерлек тә күренеш түгел иде. Шул вакытта төп вуздагы бәдрәфләр тәмәке төтененә, башка шакшы исләргә сасыган булса, монда тәрәзә төпләрендә үрмә гөлләр үсеп утырсын инде!
Бу хакта БДУның Нефтекама филиалы директоры Октябрь Вәлитов бүлмәсенә кергәч тә сүз кузгаттык. Ә ул аңа гына хас тыйнаклык белән һәм тыныч кына: “Туганым, бөтен җирдә дә тәртип булырга тиеш, шул исәптән бәдрәфтә дә”, – дип җаваплады. Хәер, шушы тыйнак караш, тыныч холык артында никадәр көчле, ут өертеп эшләүче һәм эшләтүче җитәкче, юктан бар ясаучы булдыклы ир-узаманы һәм кайда да тәртип булдыручы, чәчәк аттыручы йолдыз, Октябрь йолдызы кабызучы шәхес торуына без соңрак, Октябрь Вәлитов белән еллар дәвамында аралаша-аралаша һәм бик күп мөкатдәс эшләренә үзебез шаһит булганнан соң гына төшендек.
Ә шәһәрнең Яшьләр сараенда ул чакта оештырылган студентларның иҗат фестивале, чыннан да, бик югары дәрәҗәдә, күңелдә уелып калырлык булып үтте. Аеруча бер нәрсә таң калдырды: фестивальдә БДУның Нефтекама филиалыннан гына да дистәгә якын коллектив чыгыш ясады. Барысында да чагу, күз явын алырлык костюмнар, чыгышлары югары һөнәри дәрәҗәдә, күпләре инде республика, илкүләм дәрәҗәдәге конкурсларда катнашкан, лауреат исемнәре алырга өлгергән, ялгышмасам, хәтта “халык” исеменә ирешкән коллектив та бар иде. Соң, ул вакытта биш ел элек кенә оешкан вуз филиалында сәнгатьне ничек шушы югарылыкка күтәрергә мөмкин? Бу сорауны минем Октябрь Кәли улының үзенә дә биргәнем булды.
– Ныклы матди-техник база һәм көчле педагогик коллектив булдырганнан соң, укыту процессыннан тыш, студентларның киңкырлы һәм шул исәптән иҗади сәләтләрен үстерү өчен дә киң мөмкинлекләр ачылды. Гомумән, мин баштан ук шундый таләп куйдым: филиалдан студентлар тирән, төпле һөнәри белем алып кына түгел, ә һәр җәһәттән үсешкән киңкырлы шәхес булып чыгарга тиеш. Һәм без шуңа ирештек тә: БДУның Нефтекама филиалын тәмамлаган белгечләрне бүген республика, ил, халык хуҗалыгының барлык тармакларында һәм төрле югары вазыйфаларда күрергә мөмкин. Бу – безнең өчен бик куанычлы, әлбәттә. Иң мөһиме – әлеге күркәм традиция бүген дә дәвам итә, шул исәптән сәнгатькә игътибар да уку йорты эшчәнлегендә иң югары дәрәҗәдә кала. Әйтимме ни өчен? Чөнки сәнгать белән шөгыльләнгән кеше, беренчедән – талантлы, икенчедән – аның күңеле чиста, рухи дөньясы бай була. Өченчедән, яшь кеше сәхнәгә, халык алдына чыккан саен аның ораторлык, аудитория алдында үзен тоту сәләте арта. Ә бу сыйфатлар юристка да, икътисадчыга да, филологка да, башка һөнәр ияләренә дә бердәй кирәк. Менә шуңа филиалда сәнгатькә шул дәрәҗәдә игътибар бирелә дә инде, туган, – диде бу уңайдан Октябрь Вәлитов, БДУның Нефтекама филиалын җитәкләгән эшчәнлек чорына караш ташлап.
Әйе, Башкорт дәүләт университеты өчен дә, республиканың төньяк-көнбатыш төбәге халкы өчен дә яхшы мәгънәдә чын-чыннан инкыйлаб, бу очракта Октябрь инкыйлабы ясаган, Октябрь йолдызы кабызган шәхес булып тарихка кереп калды Октябрь Вәлитов. Башкортстанның төп вузы, беренче чиратта, аның тырышлыгы белән шушы рәвешле көчле, федераль Аттестация комиссиясе тарафыннан да һәрчак үрнәк итеп куелган яңа филиалга ия булса, Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәген төяк иткән дистәдән артык район халкы исә баланы кайда укытыйм икән, дигән баш бәласеннән котылды. Соң, янәшәдә генә шундый көчле югары уку йорты бар икән, нигә берничә йөз чакрымдагы башкала яисә чит төбәкләр вузларына омтылырга?! Бәй, Башкортстан яшьләренең читкә китү проблемасын хәл итүгә әле шул вакытта ук иң тоемлы өлешне Октябрь Вәлитов керткән булып чыга түгелме соң? Ул гына түгел, аларны үзебездә калдыруның төп юлын да күрсәткән әле. Югары белем бирүне һәм шәхес тәрбияләүне үзебездә Нефтекама филиалындагы кебек сыйфатлы һәм федераль дәрәҗәдә үрнәкле итеп оештыру гына кирәк икән бит! Әнә бит, ике дистә елга якын вакыт эчендә ике дистә мең чамасы яшьләр, чит төбәк вузларына китмичә, нәкъ Нефтекама филиалын сайлаган. Шушы вакыт эчендә генә дә биредә 50гә якын кандидатлык, берничә докторлык диссертациясе якланган. Димәк, эшне тиешле югарылыкта оештыру гына кирәк!
Бәлки, эшне нәкъ әнә шулай сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә оештыра белгәнгә күрә дә Октябрь Кәли улын 80 яшь үренә чыкканда да БДУ җитәкчелеге дә, үзе җитәкләгән коллектив та филиал директоры вазыйфасыннан җибәрергә теләмәде. Бары тик филиалда почетлы советник сыйфатында калу, уку йорты эшчәнлегендә даими катнашу шарты белән генә ул гаризасын канәгатьләндерә алды.
Читләшмәде, билгеле, Октябрь Вәлитов үзе тудырган коллективтан. Четерекле мәсьәләләр туса да, киңәш сорап та, беренче чиратта аның янына киләләр, үзе дә юл төшкән саен Уфадан Нефтекамага барып, филиалның хәлләрен белеп тора.
Философия фәннәре докторы, Уфа Фән һәм технологияләр университеты профессоры, Вена Халыкара университетының почетлы профессоры, Нефтекама шәһәренең, Яңавыл шәһәре һәм районының шәрәфле шәхесе, күпсанлы премияләр лауреаты Октябрь Вәлитов бүген, 90 яшендә дә кул кушырып утырмый, фәнни һәм матбугат басмаларын саллы мәкаләләре, яшәештәге иң көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән эзлекле язмалары белән сөендерүен дәвам итә. Бу җәһәттән соңгы 10-15 елда гына да ул “Кызыл таң” гәзитенең берничә тапкыр ел лауреаты булды.
Әйтергә кирәк, бу юнәлештәге колачлы эшчәнлегендә дә Октябрь Кәли улы агым буенча йөзүче түгел, ә тормыш дигән елгада очраган аркылы агачларны кисеп, юл ачучы, түмгәкләрне тамырдан йолкучы, яхшы мәгънәдә инкыйлаб ясаучы, чистартучы, тазартучы, төзүче, төзекләндерүче, тәртип урнаштыручы булып кала. Гомумән, мин аның эш юктан буш мәкалә язып яисә фактлар белән ныклы нигезләнмәгән, көнүзәк проблеманы күтәрмәгән чиле-пешле язма китергәнен хәтерләмим. Октябрь Кәли улы мәкаләсе икән, аннан галимлек тә, гадилек тә, киң диапазон һәм күпкырлылык та, объектив тәнкыйть тә, кыскасы, Октябрьлек әллә каян кычкырып тора.
Хәер, 70 ел журналистлык стажы булган, гомер буе хакыйкать, гаделлек, хаклык, сүз иреге сагында торучы каләм әһеленнән башкасын көтеп тә булмый. Бу җәһәттән дә ул үз йолдызын кабызды һәм әле дә аны якты балкытып тота Октябрь Кәли улы!
Дәүләт, фән, җәмәгатьчелек эшендә генә түгел, гаиләсендә дә якты йолдызлар кабызды Октябрь Кәли улы. Уллары Илдар Октябрь улы – медицина фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы, барлык гомерен балалар сәламәтлеген саклауга һәм аларның гомерләрен коткаруга багышлап, бүген Башкорт дәүләт медицина университетында укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Кызлары Эльза Октябрь кызы республика Милли банкында хезмәт сала. Биш оныгы да Октябрь Кәли улын үзләренең уңыш-казанышлары белән шатландыра.
Ни аяныч, алтмыш елдан артык бергә тату гомер кичергән хатыны Венера Касыйм кызы гына бу шатлыклы көннәрне күрми, быел җәй бакыйлыкка күчте. Бу гаять авыр югалтуны кичерергә Октябрь Кәли улына балалары, оныклары, якыннары ярдәм итте, әле дә ул аларның һәрдаим игътибары һәм хәстәрлеге белән уратып алынган.
Олуг гомер бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итеп, Сезгә корычтай сәламәтлек, рух ныклыгы, какшамас яшәү көче юлдаш булуын телибез! Алдагы чорда да Сезгә күркәм эшләрегез белән дә, саллы гыйльми мәкаләләрегез белән дә, заман проблемасын күтәрүче публицистик язмаларыгыз белән дә тагын бик күп мөһим, гомум җәмгыять файдасына булган “инкыйлаблар” эшләп, юл күрсәтүче якты йолдызлар кабызып яшәргә язсын, хөрмәтле Октябрь Кәли улы. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Русия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең атказанган хезмәткәре, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены, башка бик күп дәүләт бүләкләре, медальләр, лауреат исемнәре белән билгеләнгән гомер көзегез соң өлгерүче сорттан булган яңа уңышлары белән дә сөендерсен. Бәрәкәтле имин еллар, озын гомер, бәхетле картлык телибез Сезгә!
Илдар Фазлетдинов,
филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.