+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 Октября 2024, 05:05

Радий Хабиров һәм Светлана Чупшева креатив шәхесләр белән очраштылар

24 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар федераль агентлыгы (АСИ) генеральный директоры Светлана Чупшева «Арт-КВАДРАТ» шәһәр иҗат киңлегендә булдылар. Аның мәйданчыгында республиканың креатив даирә вәкилләре белән очрашу һәм аларның яңа проектларын тәкъдим итү булды.

Радий Хабиров һәм Светлана Чупшева креатив шәхесләр белән очраштыларРадий Хабиров һәм Светлана Чупшева креатив шәхесләр белән очраштылар
Радий Хабиров һәм Светлана Чупшева креатив шәхесләр белән очраштылар
Икътисадта иҗади индустрияләр өлешен 6 процентка кадәр арттыру бурычын Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән илде. Дәүләт башлыгы тиешле федераль законга кул куйды. Республикада, шулай ук, тиешле концепция расланды һәм АСИ җитәкли торган креатив индустрияләрне үстерүнең Төбәк стандартын гамәлгә ашыруга кушылды.

Очрашу башланыр алдыннан кунаклар иҗади киңлек һәм аның мәйданчыгында гамәлгә ашырылган кайбер проектлар белән танышты. Шуларның берсе - "Фабрика" универмагы, анда 100дән артык илебез һәм республика җитештерүчеләренең дизайнер киемнәрен саталар.

Радий Хәбиров һәм Светлана Чупшева «Кубус» архитектура мәктәбендә булдылар. Анда 6-15 яшьлек балалар проектлау белән шөгыльләнә. Аларның эшләре милли мотивларга багышланган. Балаларны һәм яшүсмерләрне еллык укыту нәтиҗәсе 100 иҗади композиция булды. Төп эш - Уфаны символлаштыручы панно. «Кубус» архитектура мәктәбе УДНТУның Архитектура-төзелеш институтына карый.

Башкортстан Башлыгы һәм АСИ генеральный директоры, шулай ук, 2011 елда Русиянең халык артисты Константин Хабенский тарафыннан нигезләнгән «Оперение/ХАЧУ» иҗади үсеш студиясендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен бәяләделәр. Студияне тәмамлаучылар илнең иң абруйлы театр вузларына укырга керә.

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Моратов креатив даирә вәкилләре белән очрашуда төбәк территориясендә иҗади проектларны үстерү буенча системалы эш алып барылуы турында сөйләде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас