+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 октябрь 2024, 06:45

Этнотуризм буенча IV Халыкара форум уза

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында этнотуризм буенча IV Халыкара форум старт алды. Анда бөтен Русиядән һәм якын чит илләрдән туристлык тармагы профессионаллары, этнографик һәм мәдәни оешмалар вәкилләре, практиклар җыелды.

Этнотуризм буенча IV Халыкара форум узаЭтнотуризм буенча IV Халыкара форум уза
Этнотуризм буенча IV Халыкара форум уза

Чараны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко чыгыш ясады.

- Этнотуризм - ул мәдәни мирасны алга этерү һәм туризм өлкәсендә кече бизнесны үстерү коралы. Этнотуристик продуктлар мәдәни мирасның уникальлеген ассызыклый һәм югары икътисади потенциалга ия, – диде спикер.

Форумның киң эшлекле программасы «Туристлык территорияләрен үстерү драйверы буларак - этнотуризм» дигән пленар утырыш белән башланды. Чарада мәдәни күптөрлелекне саклап калу, туристларны җәлеп итү һәм, төбәкләрнең икътисади үсешенә ярдәм итү чаралары буларак, этномәдәни туристик проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук форум кысаларында этнотуризм үсешенең төп аспектлары, этнографик юнәлештәге вакыйгалы чараларны оештыруга, халык-сәнгать кәсепләрен, этнотуризм нигезләре буларак милли ашларны үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас