+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 октябрь 2024, 03:55

Әминә белән Әмирне узучы юк

Башкортстанда бу атнада ата-аналар яңа туган балаларына кушкан иң сирәк һәм популяр исемнәрне атадылар.

Әминә белән Әмирне узучы юкӘминә белән Әмирне узучы юк
Әминә белән Әмирне узучы юк
Мәгълүматларны «Загс реестры» аналитик порталы бастырды.

Мәсәлән, кызларны республика өчен сирәк очрый торган Линда, Аэлита, Алтынай, Элалия, Аилә һәм Патрисия, малайларны Мөхәммәд Али, Саньяр, Хәсәнбой, Ильян һәм Сафуан исемнәре белән атаганнар.

Кызларның популяр исемнәре арасында Әминә, София, Эмилия, Ева, Арина, малайлар арасында Әмир, Тимур, Артем, Марк, Эмир алда бара.
 
Ә сез нинди исем куштыгыз?

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас