+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 октябрь 2024, 16:30

Радий Хәбиров этнотуризм буенча IV Халыкара форумда катнашты

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 27-29 октябрьдә республика башкаласында узучы этнотуризм буенча IV Халыкара форум мәйданчыгында илнең туриндустрия экспертлары белән очрашты. Чарага Русиянең 50дән артык төбәге, шулай ук Беларусь һәм Абхазия вәкилләре җыелды.

Радий Хәбиров этнотуризм буенча IV Халыкара форумда катнаштыРадий Хәбиров этнотуризм буенча IV Халыкара форумда катнашты
Радий Хәбиров этнотуризм буенча IV Халыкара форумда катнашты

Очрашу алдыннан Башкортстан Башлыгы Конгресс-холл фойесында оештырылган халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсен карады. Радий Хәбиров Архангель районы фермеры Андрей Алексеев продукциясе белән танышты. Аның хуҗалыгы үлән чәе, киптерелгән җиләкләр җитештерү буенча махсуслашкан.

Моннан тыш, төбәк җитәкчесенә Башкортстан башкаласының 450 еллыгына чыгарылган «Уфаны өйрән» балалар өстәл уенын тәкъдир иттеләр. Ул балалар бакчаларында тәрбия-белем бирү эшчәнлеген төрләндерергә ярдәм итә һәм гаилә ялы өчен файдалы.

Туриндустрия вәкилләре белән очрашуда Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, Уфа этнотуризм буенча форумны 2022 елдан кабул итә. Төбәк җитәкчесе чараның көн тәртибенең актуальлеген билгеләп үтте һәм тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

- Этнотуризмда бик зур потенциал бар. Ул сәяси идеология – халыкларны бер зур илгә берләштерү ягыннан да мөһим, - диде Радий Хәбиров. – Безнең республикада этнотуризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Без төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, тарихының матурлыгын күрсәтү өчен кызыклы инфраструктура объектлары булдырдык. Быел язын без зур проект – «Янган-Тау» геопаркында «Салават җире» тарихи-мемориаль паркын эшләтеп җибәрдек. Анда инде 100 меңнән артык кунак булган. «Торатау» этнокомплексын үстерүне дәвам итәбез. Евразия күчмә цивилизацияләр музееның киләчәк проекты да кызыклы булачак.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә төбәкнең туристик потенциалын югары бәяләде.

- Этнотуризм җыелмасы - милли кием, маршрутлар, вакыйгалар, сувенир продукциясе, гастрономия, фольклор. Башкортстанда йөзләрчә еллык сарайлар һәм храмнар күп түгел. Чөнки безнең мәдәният тарихи яктан күчмә иде. Безнең табигатебез, этникабыз, монда яшәүче халыкларның тарихы бар. Боларның барысын да туристлык пакетына салу мөһим. Без моның белән шөгыльләнә башладык, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас