+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 октябрь 2024, 14:15

Уфада утызынчы тапкыр Русия энергетика форумы узачак

Русия энергетика форумы һәм «Урал энергетикасы» күргәзмәсе 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак. Алар кысаларында 4 тармак конкурсы узачак. Анда 280 федераль һәм төбәк эксперты катнашачак. Белоруссия, Кытай, Үзбәкстан һәм башка илләр делегацияләренең килүе көтелә.

Уфада утызынчы тапкыр Русия энергетика форумы узачакУфада утызынчы тапкыр Русия энергетика форумы узачак
Уфада утызынчы тапкыр Русия энергетика форумы узачак

Республика сәнәгать министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов билгеләп үткәнчә, илдә бу чарага охшаган форумнар юк. Булачак «Урал энергетикасы» күргәзмәсенең яңалыкларыннан ул аның махсуслаштырылган өлешен — "Электротехника. Кабель"не билгеләп үтте.

Ә "Башкирэнерго" генеральный директоры Анатолий Пискунов форум кырларында кискен сөйләшүләр вәгъдә итте, "түгәрәк өстәл"ләр эше турында тулырак сөйләде.

- Шәхсән мин форумдагы чыгышымда булган проблемаларга басым ясарга җыенам, аларны хәл итүдә уртак алымнар табу - тармак өчен бик мөһим, - дип белдерде ул.

Башкортстан күргәзмәләр компаниясе башкарма директоры Альбина Килдегулова сүзләренә караганда, быелгы форумда илнең 20 төбәгеннән 80 компания, шулай ук дустанә дәүләтләр вәкилләре катнашачак. Ул билгеләп үткәнчә, алдагы еллардан аермалы буларак, форумга җиһаз җитештерүчеләр дилерларга караганда күбрәк киләчәк.

- Күргәзмәдә катнашучылар арасында җитештерүчеләр өлеше 85 процент тәшкил итәчәк, - диде ул. - Шул ук вакытта аларның яртысы - яңа предприятиеләр.

«Башкирэнерго» матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас