+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 октябрь 2024, 09:05

Яңа вице-премьер вазыйфасын башкаручы билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы итеп Рөстәм Газизов билгеләнде.

Яңа вице-премьер вазыйфасын башкаручы билгеләндеЯңа вице-премьер вазыйфасын башкаручы билгеләнде
Яңа вице-премьер вазыйфасын башкаручы билгеләнде
Газизов Рөстәм Фәрит улы 1983 елның 9 ноябрендә Чишмә районының Узытамак авылында туган. Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган. Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә яңадан һөнәри әзерлек узган.

Хезмәт эшчәнлеген 2002 елда «Паблик пресс Башкортостан» һәм «Мир прессы-Уфа» җәмгыятьләрендә сортларга бүлүче булып башлый. 2003-04 елларда - Уфа шәһәренең Дим районы Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда өстәмә белем бирү педагогы. 2004-05 елларда - Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфаның Дим районы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча идарәсе технигы.

2005 елда - Уфа шәһәренең Калинин районы мәгариф бүлегенең өстәмә белем бирү укытучысы. 2006-10 елларда - 1нче категорияле белгеч, Уфа шәһәренең Калинин районы буенча "Уфа шәһәренең гражданнар яклавы идарәсе" башлыгы урынбасары. 2010-12 елларда - шул ук район хакимиятенең ерак территорияләр белән эшләү бүлеге башлыгы. 2012-15 елларда - Калинин районы хакимияте башлыгы урынбасары.

2015-17 елларда - Башкортстан Башлыгы идарәсенең Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча иҗтимагый институтлар белән элемтә бүлеге мөдире, Идарә башлыгы урынбасары, Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире.

2017-21 елларда - Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары. 2021-24 елларда - хакимият башлыгының сәнәгать комплексын үстерү буенча беренче урынбасары, Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы.

Русия Президентының Мактау грамотасына лаек. Салават Юлаев ордены, "Хезмәт батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнгән.

Фото: glavarb.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас