29 октябрь — Комсомолның туган көне. Һәм бүген дә русиялеләр арасында комсомолның туган көнен бәйрәм итүчеләр бар. Бу тарихи үткәнебезгә караш ташлау, үзен комсомол хәрәкәте кысаларында җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге.
Бәйрәм ел саен 29 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең булдырылуына инде йөз елдан артык вакыт узган — ул үзенең тарихын 1918 елдан башлый. 29 октябрь — комсомол оешмасына нигез салынган көн.
Коммунистик яшьләр берлеге (кыскача — КСМ яки комсомол) тарихы 1918 елда башлана. Илдәге сәяси үзгәрешләргә бәйле яңа властька терәк булырлык яшьләр оешмасы булдыру ихтыяҗы туа. Комсомол яшьләрне коммунистик идеология рухында тәрбияләү, аларда иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашу омтылышын үстерү максаты куела.
Комсомол 1918 елның 29 октябрендә Эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең 1нче Бөтенрусия съездында оеша. Фикер алышу барышында катнашучылар рәсми оешмага берләшергә кирәклеге турында карар кабул итә. Шул вакыттан бирле нәкъ менә шушы дата комсомолның туган көне булып санала.
Оешмага нигез салынганнан соң алты ел узгач, аның исемен Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) дип үзгәртәләр, ләкин кыскартылган “комсомол” исеме дә кулланылыштан югалмый.
Комсомол оешкан көненнән алып яңа социалистик җәмгыять төзүдә катнаша. Яшьләр бригадалары наданлыкны бетерү белән шөгыльләнә, илне индустрияләштерүдә катнаша, “Комсомольская правда” гәзитен чыгара. Комсомоллар Бөек Ватан сугышы елларында да зур каһарманлык күрсәтә: фронтта да, тылда да Җиңүне якынайтуга бөтен көчен сала. Сугыш тәмамланганнан соң алар җимерелгән икътисадны тергезүдә, зур объектлар, мәсәлән, Байкал-Амур магистрален төзүдә катнаша.
1991 елда ВЛКСМ үз-үзен тарката. Бүген комсомолның туган көнен бәйрәм итү әлеге оешманың ил үсешенә керткән өлешен тану һәм хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.
Элгәре бу көн митинглар, йөрешләр һәм оешма ячейкаларының тантаналы утырышлары, фидакарьлек күрсәткән комсомолларга грамоталар, значоклар һәм медальләр тапшыру белән билгеләнсә, хәзер дә төрле мәдәни чаралар үткәрелә, мәсәлән, Комсомол тарихы турында күргәзмәләр, документаль фильмнар күрсәтү, шулай ук, лекцияләр һәм дискуссияләр оештырыла. Аларда СССРда һәм хәзерге Русиядә яшьләр оешмаларының роле турында фикер алышалар. Кайбер мәктәпләрдә Комсомол көнендә бу бәйрәм тарихына сыйныф сәгатен багышлыйлар. Моннан тыш, китапханәләрдә һәм башка мәдәният учреждениеләрендә элекке комсомоллар белән очрашулар форматында тематик кичәләр уза. Хәрәкәт ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклаша, эре совет объектларының ничек төзелүе, массакүләм чараларның ничек оештырылуы һәм комсомолның яшьләрнең тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйлиләр.
ВЛКСМ юбилейлары уңаеннан тантаналы чараларны Кремльдә дә оештыралар. Мәсәлән, кичәләр, концертлар 2013 һәм 2018 елларда Комсомолның 95 һәм 100 еллыгы хөрмәтенә узды. 2013 елда бәйрәм кунакларына мөрәҗәгатендә ил Президенты Владимир Путин яшьләрнең төрле буыннары берләшмәләре арасында күчәкилүчәнлекне дәвам итү зарурлыгын ассызыклады.
— Ышанам, киләчәктә дә ВЛКСМның вакыт белән сыналган традицияләре заманча яшьләр иҗтимагый оешмалары эшендә кирәк булачак, — диде ул.
Әйе, Коммунистик яшьләр берлеге рәсми рәвештә 73 елга якын яши. Әмма ил Президенты билгеләвенчә, аларның эшчәнлеге бүгенге яшьләрне үстерүдә дә актуаль. Моның ачык мисалы итеп бүгенге волонтерларны атарга мөмкин.
2016 елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында “волонтерлыкны үстерүгә комачаулаучы барлык киртәләрне бетерү” кирәклеге турында белдерде. Дәүләт башлыгы кушуы буенча Русиянең Иҗтимагый палатасы һәм стратегик башлангычлар агентлыгы тарафыннан Русиядә волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча чаралар планы эшләнде.
2017 елның 26 июлендә Владимир Путин социаль юнәлешле, хәйрия оешмалары һәм волонтерлык хәрәкәте вәкилләре белән очрашудан соң Хөкүмәткә волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендә мөнәсәбәтләрне көйләүче закон проектын әзерләргә кушты. Тиешле документ — “Русия Федерациясенең аерым закон актларына (волонтерлык) мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты — Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм Хөкүмәт тарафыннан 2017 елның 14 ноябрендә Русиянең Дәүләт думасына кертелде. Закон проекты Дәүләт думасы тарафыннан 2018 елның 26 гыйнварында кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан шул елның 31 гыйнварында хупланды.
Бүген инде волонтерларсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Башкортстанда гына да алар һәр өлкәдә үз ярдәмен күрсәтә: кечкенә чаралардан алып, дөньякүләм форумнар оештыруда да, кечкенә авылда яшәүче картларга ярдәм итүдән алып, бу юнәлештәге зур проектларны тормышка ашыруда да, югалган кешеләрне эзләүдә, экологик өмәләр оештыруда — кыскасы, бик күп мөһим эшләрдә алар әйдәүче көч буып тора. Илдә коронавирус инфекциясе тарала башлагач та үз гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, иң тәүдә алар ярдәмгә ашыкты. Бүген исә аларның эшчәнлеген СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә дә ачык күрәбез.
Әйе, нинди генә чорда яшәсәк тә, ил изге күңелле, зур йөрәкле, ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле кешеләргә таяна. Шөкер, андый яшьләребез бүген дә күп һәм аларны бер идея һәм максат берләштерә — ватанпәрвәрлек, Ватанга тугры хезмәт, илебез иминлеген һәм киләчәген хәстәрләү. Комсомоллар эше бүген дә лаеклы дәвам иттерелә!
Гөлия Гәрәева.