Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури һәйкәле янында республиканың иҗади һәм педагогик интеллигенциясе вәкилләре Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый Мәдәният фонды эшлеклеләре белән очрашты.
28 октябрь - бөтен иҗаты һәм якты тормышы белән халыкка һәм Ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге булган шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесен искә алу көне. Очрашуга шагыйрьнең туганнары, дуслары, фикердәшләре җыелды.
Митингта катнашучылар Мәҗит Гафури һәйкәленә һәм каберенә чәчәкләр салды.
Фото: ВК