-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 октябрь , 22:30
Җиңүчеләр арасында - безнекеләр!
Этнотуризм буенча IV Халыкара форум кысаларында «Ел маршруты» Бөтенрусия туристлык премиясе финалы узды.
Җиңүчеләр арасында - безнекеләр!
Премиядә катнашу өчен Русиянең 62 төбәгеннән барлыгы 454 проект тапшырылган. Финалга бөтен илдән 299 проект чыкты, ә Башкортстан быел конкурска 54 проект тәкъдим итте – бу Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң күп гариза.
- «Ел маршруты» премиясе тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен платформа булып хезмәт итә, бу конкурста катнашучыларга үз казанышларын күрсәтергә генә түгел, ә туризм өлкәсендә актуаль трендларны да ачыкларга мөмкинлек бирә. Туристлык базарында үсә барган конкуренция шартларында мондый башлангычлар эчке туризмга кызыксынуны саклап калу һәм аның сыйфатын күтәрү өчен аеруча мөһим була бара, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Конкурста юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар катнашты, алар тарихи, архитектура, мәдәни, рухи, табигый һәм башка истәлекле урыннарга бару белән туристик маршрутлар күрсәтте.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән монда танышырга була:
https://pravitelstvorb.ru/news/25354/
"Ел маршруты" Бөтенрусия туристлык премиясе 2014 елда тармак бүләге буларак гамәлгә куелган һәм туристлык маршрутларын һәм экскурсия программаларын булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның бөтенрусия ачык конкурсы йомгаклары буенча бирелә.
Фото:pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас: