Сәяси золым корбаннары санының төгәл генә исәбе юк. Русия Президенты каршындагы Реабилитация комиссиясе мәгълүматлары буенча, гаепсез репрессияләнүчеләр — миллионнар, һәм аларның шактый өлеше беркайда да исәпкә алынмаган. Сакланган документлар буенча, 1921 елдан 1953 елга кадәр генә дә 4,6 миллион кеше репрессияләнгән.
Шунысын да истә тотарга кирәк: зыян күрүчеләр исемлегенә репрессияләнүчеләр үзләре генә түгел, аларның балалары да керә, алар эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә әти-әниләреннән мәхрүм ителә. Шуларның берсе – Туймазы районыннан Мәхмүт Хәсәнов.
Менә ничәнче ел инде Әлфия Сәяси золым корбаннарын искә алу көнен күз яшьләре белән каршылый. Әтисе Мәхмүт Әхмәт улы Хәсәнов вафат булганнан соң, аның өлешенә төшкән барлык җәбер-кимсетелүләрне үз башыннан кичергән кебек искә ала ул.
Әтисе “халык дошманы” мөһере тагып кулга алынгач башлана 4 яшьлек Мәхмүтнең хәсрәтле көннәре. Туймазы районының Югары Сәрдек авылында яши алар. Әхмәт, чыннан да, заманы өчен хәлле кеше булган. Утызынчы еллар башында аңа кулак мөһере тагып, бөтен милкен тартып алалар һәм ике елга хөкем итәләр. Бу вакытта Мәхмүт тумаган була әле, абыйсы Ләбибкә ике яшь булган. 1937 елда Әхмәт артыннан тагын киләләр.
– Картәтине төнлә, эш урыныннан кулга алганнар. Ул колхоз атларын саклаган. Картәнием һәм ике улы артыннан бер кешене җибәрәләр. Алар саубуллашырга килергә һәм картәтигә тапшырыр өчен үзләре белән өч тәүлеклек азык-төлек һәм кием-салым алырга тиеш була, – ди Әлфия.
Архивта сакланган җинаять эше документларында Әхмәтнең әтисе мулла булганлыгы әйтелгән. Революциягә кадәр аның 4 йорты, 3 амбары, 7 аты, 25 баш сыер малы, 70 баш вак малы, 50 гектар җире булганлыгы язылган. Тагы да ул батракларның җирен арендага алган. Ике даими хезмәтчесе булган. Сезонда 300 тирәсе кешене яллап эшләткән. “Егерменче елларда Әхмәт Хәсәнов “кара бөркет” бандасы әгъзасы булган, фәкыйрьләрне даими кыйнаган, колхозлар төзүгә каршы агитация алып барган”, – дип язылган гаепләү кәгазендә.
Әлфиянең туганнан туган абыйсы Мәхәсим искә алуынча, беренче тапкыр хөкем ителеп кайтканнан соң, 1932 елда Әхмәт Хәсәновның гаиләсе колхозга кергән. Ә 1937 елда донос буенча янә кулга алынган һәм НКВД “тройка”сы белән 58нче мәддә буенча (сәяси эшчәнлек, советларга каршы агитация) 10 елга хөкем ителгән. Ул Амур өлкәсенең “БАМлаг”ында җәза срогы үткән. 1940 елда Азәрбайҗанга төзелешкә җибәрелгән. Бер елдан Коми АССРына озатылган. 1943 елның июнендә 49 яшендә азат ителгән. Аның арытабангы язмышы билгесез. Әлфия ханымның сүзләре буенча, ул я сугышка киткән, я кайтканда юлда үлеп калган.
– Картәти кулга алынганнан соң аның гаиләсен җәберләүдән туктамыйлар. Әти мәктәптә укыганда гел генә “кулак калдыгы” дигән сүзләрне ишетеп рәнҗегән. Ул да, абыйсы да яхшы укыганнар. Утызынчы елда “раскулачивать” иткәч тә аларның йортын сүтеп, Түбән Сәрдек авылына алып китәләр. Йортны мәктәп итәләр, ә картәтинең гаиләсе сарык абзарына күченә. Әйткәндәй, бу мәктәп 1964 елга кадәр эшләде. 1939 елда бер активист гаиләнең соңгы тавыгын, икенче көнне картәнинең кулбашыннан көянтәсе белән чиләкләрен сыдырып алып киткәч, ул монда яшәү мөмкин түгеллеген аңлый һәм, ике баласын алып, туганнан туган апасы яшәгән Үзбәкстанга юллана, – ди Әлфия.
Ләбиб анда 7 сыйныфны тәмамлап, башта колхозда эшли, аннары Ташкентта ФЗУга укырга керә. Сугыш вакытында хәрби заводта хезмәт сала. Ләкин туган илен сагынудан чиргә сабышкан әнисе аяктан егылу сәбәпле, колхозга кайта. 1944 елның көзендә 45 яшендә әниләре Кафия вафат була. Агалы-энеле Мәхмүт белән Ләбиб ятим калалар. “16 яшьлек абыйсы әнисенә кабер казыган, ә 11 яшьлек әтием аның җансыз гәүдәсен юган”, – дип күз яшьләренә буыла Әлфия ханым.
Ләбиб колхозда 1946 елга кадәр эшли. Шул елны биредә яшәгән апаларының улы Мәхәсим Батталов кайтып, аларны Сталинградка алып китәргә карар итә. Ләкин Мәхмүт анда барып җитә алмый, аны юлда Саратовтагы балалар йортында калдыралар. Бер айдан килеп алырга вәгъдә итәләр.
Ләбиб арытаба Сталинградка китә, аннары алар Казанга күченә. Ул шунда Казан химия- технология техникумына укырга керә. Армиягә барыр вакыты җитә. Шул вакыт һәм аннан соң тагын күп тапкырлар аңа “Әтиең кайда?” дигән сорауны бирәләр. “Әти тоткынлыкта чакта да, азат ителгәч тә аның белән хат алышмадык. Әлегә кадәр берни дә белмибез”, – дип җаваплый ул. Алгарак китеп шуны әйтик: Ләбиб Әхмәт улы – гомер юлында зур уңышларга ирешкән шәхес. Чит илләргә командировкаларга йөри, бик күп дәүләт бүләкләренә ия абруйлы белгеч була. Ул Новосибирск шәһәрендә төпләнеп яшәгән һәм шунда җирләнгән.
Балалар йортында калган Мәхмүткә исә авырга туры килә. Башта ул аның ябык капкасы яныннан китми, туганнары килеп алуын көтә. Килмәячәкләрен аңлагач, Сталинградка качып китәргә була. Көн саен тимер юлына барып, бу шәһәргә поездның кайчан булачагын белешә. 1946 елда балаларга дәфтәр, каләмнәр алырга бераз акча өләшәләр. Бу акчага Мәхмүт көнбагыш сатып ала, тимер юлына килеп, качып поездга утыра һәм Сталинградка юллана. Билет тикшерә башласалар, үзе кебек сукбай үсмерләр белән поезд түбәсенә менеп кача. Көнбагыш тиз бетә, шулай да үсмер Сталинградка барып җитә һәм абзыйсы Мәхәсим эшләгән заводны эзли башлый.
– Әти берничә тапкыр милициягә эләгә, анда Мәхәсим Батталовны эзләвен, аның эшләгән урынын, үзен балалар йортында калдыруларын әйтә. Милиция Батталовны эзләп таба, ләкин анысы: моның булуы мөмкин түгел, минем энем Саратов балалар йортында, дип белдерә. Ниһаять, әти үзе заводны эзләп таба. Берничә көн Мәхәсим абыйсын көтә, көтеп ала. Бер атна аларда була. Аннары аны кире Саратов балалар йортына илтеп куялар, – ди Әлфия.
Балалар йортыннан чыккач, Мәхмүт ФЗУда укып, һөнәр ала, Германиядә хәрби хезмәт үтә. Аннары, ниһаять, туган ягы Башкортстанга кайту бәхетенә ирешә. Ул гомер буе тимер юлда эшли, Мактау грамотасына лаек була.
– Әти бик күп укый, күп белә иде. 70 яшькә кадәр китапханәгә йөрде. Тарихи әсәрләр яратты. Ул иң яхшы әти, сөекле ир һәм хәстәрлекле картәти булды. Коточкыч михнәтләр күрсәләр дә, без әтидән дә, аның абыйсыннан да Советлар Союзына каршы бер генә начар сүз дә ишетмәдек. Әти аның таркалуын да бик авыр кичерде, – ди Әлфия.
Репрессия машинасы миллионлаган кешене йоткан. Ил тоткасы булырдай булдыклы, тырыш, эшли белгән, башкаларны да эшле, ашлы иткән кешеләрне. Дөнья ятимнәрнең соңгы тавыгын алып чыгып, хатын-кызның иңбашыннан көянтәсен тартып алырга да тартынмаган кешеләр кулына калган. Хәтәр вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, алар салган кара шом халык күңелендә бүген дә мәңге җуелмас яра булып саклана.